Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЕ
2015 елның 31 июле, җомга
БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЕ
Сеҗедәге балаларның “Шатлык” лагеренда “Бердәм Россия” Яшь Гвардия” җәмәгать оешмасының “Безнең заман герое” дигән ватанпәрвәрлек рухындагы яңа проектын тәкъдир итү булды.
Бу проект 2013 елда старт алды. Проектның максаты – тормыштагы бүгенге батырлыкны күреп алу һәм аны күрсәтә белү, заманча шартларда аны ничек эшләп булуы хакында сөйләшү һәм геройлар белән очрашуны оештыру. “Бердәм Россия” Яшь Гвардия” штабы җитәкчесе Лия Ильина балалар белән кызыклы сөйләшү алып барды. Чыннан да, тормышта батырлык очраклары бармы? Аны ничек эшләп була? Әлбәттә, һәркемнең геройлар турында үзенең күзаллавы бар. Балалар шул турыда сөйләделәр. Ә иң кызыгы шунда, сиңа кунакка чын геройлар үзләре килә.
Безнең героебыз Арчада яши. Дөрес, ул рекордлар китабына кермәгән, кемнеңдер тормышын да саклап калмаган. Ә кем соң ул? Балалар янына кунакка Фәрит Минхәеров килде. Туризм буенча күп тапкырлар Бөтенросия, республика чемпионы булган, Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, балалар-яшүсмерләрнең туризмы һәм туган як Академиясе профессоры, Россиянең туризм буенча спорт мастерлыгына кандидат белән очрашуы балаларга да кызыклы иде. Фәрит Фәтхиевичның бүләкләрен санап чыга башласаң – алар күп. Ул җиңүләргә нинди зур тырышлык белән ирешкәне турында сөйләде, туризм буенча 20дән артык спорт остасы һәм кандидатлар әзерләвен әйтте. Аның җитәкчелегендәге атучылар командасы вак калибрлы һәм пневматик мылтыктан ату буенча 8 тапкыр Татарстан чемпио- ны булган. Бу җиңүләр Фәрит Фәтхиевичның зур тырышлыгы бәрабәренә ирешелгән. Авыртып, урын өстенә ятса да, ул чирне җиңә һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшли башлый. Укучылар сараенда яшьләр бочче белән шөгыльләнә. Бочче коляскадагы инвалидлар өчен яңа спорт төре. Яшьләр ике генә ел шөгыльләнсә дә, алар инде җиңүләргә ирешә. Кешеләргә булышырга әзер торучы Фәрит Фәтхиевич “Иганәче – 2013” республика конкурсында Дипломант булды. “Ел хатын-кызы. Хатын-кыз карашыннан ел ир-егете – 2015” респуб- лика конкурсында “Ир-егет – шәфкатьле йөрәк” номинациясендә җиңеп чыкты.
Балаларга кызыклы шәхес белән аралашуы истәлекле булды. Фәрит Фәтхиевич үзе язган шигырьләрен дә укып күрсәтте. Балаларның гаҗәп- ләнүләренең чик-чамасы булмады. Безнең арабызда әнә шундый кызыклы, безнең заман героена тиң кешеләр яши.
Р. Гарифҗанова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
Чикле мөмкинлекләрне чиксез итеп
Арча педагогия көллиятендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен һөнәр белән танышу һәм мөмкинлекләр фестивальләре узды Абилимпикс Резедә Хәкимҗанова Бүгенге көндә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җәмгыятькә яраклашуы мөһим роль уйный. Шул максатта һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә төрле чаралар оештырыла. Шуларның берсе ел саен үткәрелә торган сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чик-ле кешеләр арасында уздырылучы “Абилимпикс” чемпионаты. Ел саен узучы әлеге чемпионатта райондашларыбыз да уңышлы чыгыш ясап, җиңүләр яулый. Арча педагогия көллиятендә узган һөнәр белән танышу һәм мөмкинлекләр фестивальләре шулай ук әлеге чемпионат кысаларында уздырылды. Һөнәрләр дөньясына беренче адым
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз