Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ҖИҢҮЛӘРЕН ДӘ КҮРЕРБЕЗ
2015 елның 31 июле, җомга
ҖИҢҮЛӘРЕН ДӘ КҮРЕРБЕЗ
Дөнья чемпионатын ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үтә икән, димәк, Татарстанны беләләр, таныйлар, республика лидеры сәясәтен, инициативаларын, программаларын хуплыйлар. Республиканың зур спорт вакыйгасын оештыра алачагына ышаналар. Казан спортчыларны, кунакларны кабул итәргә әзерләнде, башкалабыз тагын да матурланды, аның дөнья һәм ил күләмендә абруе артты. Казан бүген Россиянең профессионалларга һәм спорт сөючеләргә шөгыльләнү өчен менә дигән инфраструктуралы спорт башкаласына әйләнде.
Гомумән, Татарстан – республика президент программаларын тормышка ашыручы үзенчәлекле төбәк. 2013–2014 елларда гына да республикада 322 спорт мәйданчыгы төзелгән. Спорт корылмалары башкалабызда гына түгел, башка шәһәрләргә дә, район үзәкләренә, авылларга да төзелде һәм төзелә. Соңгы 5 елда безнең районда Боз сарае, 11 спорт мәйданчыгы төзелде, быел тагын 5 спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Район үзәгендә бассейнлы нинди зур спорт комплексы, Боз сарае эшли. Арча стадионында спорт мәйданчыгы, балаларның ял мәйданчыгы, быелдан мини футбол мәйданы яшьләрне үзенә дәшеп тора. Арча стадионы – менә дигән ял итү үзәге. Узган ел 1 километрдан артыграк биатлончылар трассасын яңадан түшәделәр. Анда ел әйләнәсе биатлончылар, велосипедчылар, йөгерүчеләр, җәяү йөрүчеләр шөгыльләнә, сәламәтлекләрен ныгыта.
Район үзәге янәшәсендәге Айван авылы башына узган ел спорт мәйданчыгы эшләп куйдылар. Ул, заманча рух биреп, авылны бизәп тора.
– Спорт мәйданчыгы көн саен ачык, ачкычы янәшәдә генә яшәүче Айгөл Гарифуллинада, – дип сөйли шушы җирлектәге Арчаның 7нче мәктәбе директоры Альмира Гатауллина. – Балаларның да, зурларның да яраткан урыны ул.
– Мин үзем хоккей белән шөгыльләнәм, – дип сөйләде Айванда яшәүче 5 сыйныф укучысы Инсаф Юзаев. – Арчага Боз сараена йөрибез. Авылда иптәшләрем белән спорт мәйданчыгында волейбол, баскетбол, мини футбол уйныйбыз. Безнең өчен бик әйбәт булды ул.
Яшьләрне спортка тарту өчен янып-көеп йөргән Арча педагогика көллиятенең тәҗрибәле физик тәрбия укытучысы Бари Бакиров фикерләре белән дә кызыксындык.
– Спорт мәйданчыгы бик кирәкле корылма, – диде ул. – Төзүчеләр дөрес итеп, тиешенчә эшләсеннәр генә. Безнең яшьләр рәхәтләнә шунда уйнап.
– Авыл җирендә спорт мәйданчыгы булу яшьләр өчен бәхет, – дип сөйли Яңа Кырлай мәктәбе директоры Хәмбәл Зарипов. – Быел Яңа Кырлай авылында да спорт мәйданчыгын эшләп бетереп киләләр. Җәйге чор өчен менә дигән корылма ул! Тигез җирдә волейбол, баскетбол уйнавы гына да ни тора?! Туп читкә китми. Бездә кызларның волейбол командасы тупланды. Яшь физкультура укытучысы Фаил Галимҗанов эшлим дип тора.
Шартлар тудырыла, Аллаһы боерса, нәтиҗәләрен дә күрербез әле!
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз