Тырыш кешегә булышасы килә

2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Тырыш кешегә булышасы килә
Түбән Мәтәскәдә буш урында гаилә фермасы төзеп бөтен республикага танылган Айдар Сабиров сыерлар санын 350 башка җиткерү турында хыяллана. Аның планнары чынбарлыкка әвереләсе көннәргә дә ерак түгел икән инде.
Айдар Фәрит улы Казанбашта торгызылып килгән терлек торакларын күрсәтеп йөрде, җәйге лагерьларга алып барды. Күргәннәр — тәэсирләндерерлек. “Йөрәк тә бар икән үзендә!” — дип кайттым. Чөнки заманында Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев җитәкләгән атаклы колхоз таралганнан соң кечкенә шәһәрчекне хәтерләткән данлыклы фермалары да юкка чыкты. Аларны җимерделәр, таладылар, бушап калган урыннарны алабута, кычыткан, шайтан таяклары басты. Бу тирәдән үтәргә туры килгәндә шул елларны уйлап йөрәк әрни иде.
— Иң беренче итеп чис- тарту, тигезләү эшләре башкардык, — ди Айдар Сабиров. — Хәзер менә өч торакны күтәреп киләбез, көзгә маллар кертергә исәп.
Мирбат абый чорында силос, сенаж чокырларына бару юлларына да бетон плитәләр җәелгән булган, алабута арасыннан алар да килеп чыккан. “Траншеяларга да чират җитәчәк, алар да кирәк була безгә”, — ди Айдар Сабиров.
Казанбашта ферма төзелүне ишетеп сыер савучылар да белешергә килә башлаган инде. Сабировларның гаилә фермасында терлекчеләр айга егерме мең сумнан артык алуын ишетеп беләләр бит.
Казанбаш белән Казиле арасындагы киң болыннар маллар йөри башлагач тагын да ямьләнеп киткән кебек. Терлекләр җәй буе лагерьларда, быел үләнгә байлык, су янәшәдә генә.
Шушы көннәрдә тагын бер күңелле вакыйганың шаһиты булырга туры килде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 3 һәм аннан күбрәк сыер асраган шәхси хуҗалыкларга кечкенә фермалар төзү өчен 200әр мең сум акча бирәчәк. Безнең районда әлеге программага дәгъва кылучылар җитмештән артып киткән. Ә лимит чикләнгән — нибары 15 кенә. Кемнәрне тәкъдим итәргә, дигән сорауга җавап табу өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә махсус комиссия төзеделәр. Шәхси хуҗалык ияләре шуның каршында имтихан тотты.
— 9 сыерыбыз, барысы 23 баш мөгезле эре терлегебез бар, — ди Яңа Иябаш авылында яшәүче Айдар Исмәгыйлев. — Яңа сарай төзергә иде исәп.
Комиссия әгъзалары бу хуҗалыкның “Башлаучы фермер” программасында да катнаша алу мөмкинлеге барлыгын әйттеләр. Ә грант суммасы — 1,5 млн. сум.
Илдус авылыннан Айдар Хәбибрахмановның 5 сыеры бар. Аларны 15 башка кадәр җиткерәбез, ди.
Сыер санын арттырабыз дигән кешегә аптырап йөрисе дә юк, авыл хуҗалыгы предприятиесеннән сатып алсаң — 15 меңен кире кайтаралар.
Сеҗе, Утар Аты, Урта Курса, Яңа Кенәр, Иске Кырлай, Үрнәк авыл җирлекләреннән килүчеләр аеруча күп. Арча шәһәр җирлегенә кергән Төбәк-Чокырча, Айван, Югары Боҗа авылларында 3–7 сыер асраучылар бар. Арча шәһәренең үзендә бер хуҗалык 5 сыер асрый.
Михайловка авылында Евгений Гаврилов 14 сыер асрый, мөгезле эре терлекләре 35 баш. Иске Чүриледә Фроловларның 13 сыеры бар. Үзләрендә сөт “комбинаты” — сепараторда аертып каймак, эремчекне, сөтләтә дә Казанга илтеп саталар. Сөтнең литры — 30 сум.
Кайсын гына тыңласаң да, менә бу кеше әлеге ярдәмгә бик лаек дигән фикергә киләсең. Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов та ара-тирә: “Боларның кайсын кире борасың инде?” — дип куя.
Районнан әлеге ярдәмне алырга шартларга туры килгән 30 дан артык хуҗалык лаеклы, дигән тәкъдим җибәрелде.
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International