Мәгариф учреждениеләрендә яңа уку елына әзерлекне тикшерү бара

2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Мәгариф учреждениеләрендә яңа уку елына әзерлекне тикшерү бара. Анда санэпидемстанция һәм янгын часте вәкилләре дә катнаша. Бүгенге көндә авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә, балалар бакчаларында хәл ничек? ”Территорияләр бик чиста, матур. Һәркайда чәчәклекләр. Бакчасыз бер генә мәктәп тә юк. Аларда яшелчәләр бик уңган. Тырышлыклары күренеп тора. Биналар да буялган, тиешенчә каралган. Дөрес, җитешсезлекләр дә очрый. Аларны 20 августка кадәр бетерергә дигән таләп куелды“, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International