Бер төркем сәхнә ветераннары шәһри Болгарга барып кайткан
2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Бер төркем сәхнә ветераннары шәһри Болгарга барып кайткан. Арчада аларны район ветераннар советы җитәкчесе Альберт Җамалиев озатып калган. Газиз ата – бабаларыбыз яшәгән изге җир каршы алган. Алар Җәмигъ мәчете хәрабәләренә тезләнеп намаз укыганнар, ата – бабаларыбыз рухына дога кылганнар. Ә аннан соң Болгар шәһәре белән танышканнар, тарихи урыннарны караганнар. Бу сәфәрдә искиткеч матур тойгылар кичергәннәр. Бу хакта безгә сәхнә ветераны Хәсибә Гатауллина хәбәр итте.