Эчке яктан да, тышкы яктан да танымаслык

2015 елның 5 августы, чәршәмбе
1993 елда ачылган Арча балалар сәнгать мәктәбенә шуннан бирле капиталь ремонт ясалмаган иде. Ниһаять быел республика Хөкүмәте карары нигезендә мәктәпне төзекләндерү, җиһазларны яңарту өчен 19336400 сум акча бүлеп бирелде.
Хәзерге вакытта Арчада хастаханәне дә ремонтлаучы “СК Стройградинжиниринг” ширкәте эшчеләре һәм “Арскпласт” хезмәткәрләре бинаны яңарту белән мәшгуль. Ул эчке яктан да, тышкы яктан да танымаслык булып үзгәрә. Бу эшләр яңа уку елына кадәр төгәлләнергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International