Мөселман балалар Сабантуе

2015 елның 5 августы, чәршәмбе
2015 елның 8 августында Арча шәһәре стадионында мөселман балалар Сабантуе була. Программада милли көрәш, велосипедчылар, пляж волейболы, петанк, стритбол, җиңел атлетика, теннис буенча ярышлар.
Коръән уку, мөнәҗәтләр әйтү буенча бәйгеләр була.
Халык уеннары: капчык киеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк вату һ.б.
Мәдәни-күңел ачу өлеше дә мавыктыргыч булачак: кереш өлеше, балалар иҗат коллективлары чыгышлары күңелләрегезгә хуш килер.
Бәйрәм 10 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International