Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Гөлнара, Гөлгенә, Лилия, Халисә – җиңүчеләр
2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Гөлнара, Гөлгенә, Лилия, Халисә – җиңүчеләр
Транспорт белән идарә итүчеләр арасында хатын–кызлар саны артканнан–арта бара. Алар хәзер төрле бәйгеләрдә катнашып, үзләренең осталыкларын да сынарга күп сорамый. Безнең районда да менә ничәнче ел рәттән инде ярыш оештырыла. Бу матур традиция быел да дәвам итте. 3 августта ЮХИДИның Арча бүлекчәсе ”Автоледи–2015” бәйгесе үткәрде.
Ярышка килгән хатын–кызлар башта юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җаваплар бирде. Шушмабаштан Лилия Шәйхетдинова күз ачып йомганчы 20 сорауга җавапны бер хатасыз язып та чыкты.
—Минем имтихан биреп, машина йөртү таныклыгы алуыма һәм руль артына утыруыма әле 3–4 ай гына. Анда да сорауларга бер хатасыз җавап биргән идем, – ди Лилия. – Ярышка да осталыгымны исбатларга дип түгел, ә киресенчә, тәҗрибәле машина йөртүчеләрне карарга, үземне тагын бер кат тикшерергә дип килдем. Мин Арча педагогика көллиятен тәмамлап, Алексеевск районына укытырга киттем. Машина йөртү миңа ерак араларны якын итеп туган авылыма кайтып йөрү өчен кирәк. Менә янымда җанатарларым—сеңелләрем Илүзә белән Зилә дә бар. Алар миңа көч, куәт өсти.
Ә менә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча катлаулы да, шул ук вакытта гади дә кебек, әмма аларны белү бик кирәк тә булган сорауларга Арчадан Гөлнара Фәйзрахманова иң дөрес җаваплар бирде. Әлбәттә, монда руль артында утыру стажы булу да үзенекен итми калмагандыр. Чөнки шәхси фирмада хисапчы булып эшләүче Гөлнараның руль артында йөри башлавына декабрьдә 13 ел була икән.
– 2002 елда машинага утыр-дым, – ди ул. – Минем бөтен апа–сеңелләрем транспорт белән идарә итә. Мин дә кызыктым. Ул вакытта хатын–кыз машина йөртүчеләр сирәк иде әле. Бу ярышларда икенче тапкыр катнашам. Беренчесендә призлы урынны яулап булмады.
Күренеп тора, Гөлнара бу юлы җиңү өчен көрәшергә килгән. Хәер, ярышта катнашучыларның һәрберсе призлы урынны яуларга омтыла. Кызларга уңышлар телик. Чөнки алда әле бәйгенең иң катлаулы этабы–фигуралы йөрү калды. Анысы, машинаның техник яктан төзеклеген тикшергәннән соң, автодромда үтте.
– Дүртенче ел инде мондый ярышларда катнашам, – ди Зур Бирәзә кызы Гөлгенә Бакирова. – Беренче елны өченче урынны алсам, икесендә икенче булдым.
Бу юлы да Гөлгенә икенче урынны яулады. Ә беренче урында Гөлнара Фәйзрахманова, өченче урында Лилия Шәйхетдинова. Түбән Мәтәскәдән Халисә Сәгъдиева дүртенче булды.
– Мин 2010 елда машина йөртү таныклыгы алдым, – ди ул. – Казиле мәктәбенә укытырга йөрү өчен дип руль артына утырдым. Баштарак җайсызрак булды, хәзер машинасыз йөрүне күз алдына да китерә алмыйм.
– Бу ярышларның соңгысы түгел. Икенчесендә җиңәрбез, – диде Халисәнең ире, бу юлы җанатары да Илнар.
ЮХИДИның Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин җиңүчеләргә грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырды. Хәзер Гөлнара Фәйзрахманова республика ярышында Арча данын яклаячак.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз