Август – туйлар ае

2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Август – туйлар ае
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча иң күп туйлар август аенда уза икән. Узган ел бу айда 89 гаилә теркәлсә, быелга да 60 гариза кергән инде.
Ә ярты еллык статистикага күз салсак, 2014 елда 156 туй, быел 129 булган. Быел аерылышучылар кимүе куандыра – 47 никах таркалган (узган ел 86). Туган балалар саны бер чама: узан ел 322, быел 315 сабый дөньяга килгән. Узган ел малайлар күбрәк туган булса(164), быел, киресенчә, кызларны күбрәк алып кайт- каннар (168). Малайлар арасында иң популяр исемнәр Камил, Ильяс, Кәрим, Әмир, Раяз, Алмаз икән, ә кызларга Ралинә, Самира, Адилә, Алинә, Зәринә исемнәрен ешрак куялар.
Күптән түгел Наласаның иң зыялы гаиләләренең берсенә килен төшерү тантанасы шаһиты булырга туры килде. Мөхтәрәм мөгаллимнәр Лилия һәм Камил Габдрахмановларның олы уллары Айтуган белән үзәк хастаханәнең танылган табиб-терапевты Роза Сәгъдиеваның кызы Рушания туе иде бу. Килен каршылауның бөтен шартын туры китереп яшь кияү белән киленгә бал-май да каптырдылар, киленне ак мендәргә дә бастырдылар, матур теләкләр дә теләделәр. Аларга без дә кушылабыз. Айтуганның мәрхүм әби-бабалары рухы да бу көнне бик шат булгандыр. Аларны өлкәнрәк газета укучыларыбыз безнең актив хәбәрчеләребез буларак яхшы хәтерли. Раушания апа Мөхәммәтҗанова һәм Әдһәм ага Габдрахмановларның гыйбрәтле, матур язмалары район газетасында бик еш басыла иде.
Быел өйләнешүче барлык яшьләргә тигез тормыш, ак бәхетләр һәм саф мәхәббәт телик!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International