Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Казан Сабантуенда
2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Казан Сабантуенда
1 август көнне Казан халкы, дөньяның төрле төбәкләреннән килгән меңләгән кунаклар даны еракларга таралган милли бәйрәмебез – Сабантуе шаһиты булды.
Тынычлык бистәсе янындагы Каенлыкта үткән Сабантуйда ел да кунаклар күп була. Быел бирегә Татарстан башкаласында барган йөзү буенча дөнья чемпионатында катнашучылар да килде.
Арчалылар көне буе кунакларның күңелләрен күрде. Арча гына түгел, республиканың башка районнары да биләмәләрен булдырып, үзе зур урам барлыкка килгән иде. Матурлыкның чиге юк. Һәрберсе бар булган фантазиясен туплап, бик матур күренешләр хасил иткән. Бу фикер белән казанлылар гына түгел, чит илләрдән килгән кунаклар да килешер, дип уйлыйм.
Арчалылар биләмәсенә дә ул көнне кунаклар күп керде. Аларны милли киемнәрдән чәкчәкләр белән гүзәл кызлар, өлкән буын вәкилләре каршы алды. Кунакларга татар халкының тормышы, көнкүреше, аларның ничек матур итеп бәйрәм итүләре күрсәтелде.
Ә безнең Арча ягының мактанырлык әйберләре бар. Эштә дә уңган, сәхнәдә дә булган алар. Кочак җәеп каршы ала, сыйлый, кунак итә дә белә. Бу көнне дә үзләре генә дә тулы бер бәйрәм оештырдылар. Үзешчәннәр көне буе сәхнәдән төшмәде. Сабантуйның күрке булган төрле милли уеннар оештырылды. Чүлмәк тә ваттылар, күзне бәйләп әйбер дә кистеләр. Татар халкының дәртле бию көенә кунаклар да битараф калмады. Теләге булган кеше ”Президент белән бергә” хәрәкәте активистлары ГТО нормаларын тапшырырга тәкъдим итте.
Хезмәттә дә уңган безнең халык. Иген игә, терлеген асрый, шуның өстенә кул эшләренә дә өлгерә, сәхнәләргә дә күтәрелә. Яшьләр генә түгел, хәтта өлкәннәребез дә бу яктан сына- та торганнардан түгел. Шура авылында эшләп килүче “Чордашлар” ветераннар ансамбле чыгышларын, аларның ничек чыпта сугуларын, күңел ачуларын күреп сокландылар. Яңа Кырлай мәктәбенең хезмәт укытучысы Илһам Госмановның агачны чокып, Ташкичүдән Рамил Мәгъсумов белән Әхмәт Гыйзәтуллинның тимердән ясаган эшләнмәләрен, Илсөя Әхмәдиева чиккән читек–чүәкләрне, икенче мәктәптән Ләйсән Алмаеваның чиккән түбәтәйләрен яраттылар, Арчаның җиденче урта мәктәбе укытучысы Альбина Зыятдинованың бизәкләр чигеп теккән татар хатын–кызлары яулыкларын шунда ук алып бетерделәр. Умартачы Ядкәр Мөхәммәдиевның бал продуктлары белән кызыксынучылар да күп булды. Яңа Чуриледән Ильяс Халитовның кош–кортлары шунда ук кунак- лар игътибарын җәлеп итте.
Әйе, сүз дә юк, безнең арчалылар оештыра белә. Гади дә, зәвыклы да, матур да. Иң мөһиме, һәр тарафтан җылылык бөркелеп тора. Арча районы биләмәсендә кунакта булган Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев та арчалылар хезмәтен югары бәяләп, бу хакта район җитәкчесе Илшат Нуриевка җиткерде.
Сабантуй төп мәйданда дәвам итте. Биредә кунаклар милли көрәш карады, төрле уеннарда катнашты, татар эстрадасы йолдызлары һәм сәнгать осталары чыгышы белән хозурланды.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз