Оешканлык хәл итә

2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Оешканлык хәл итә
Яңгырлы көннәр вакытның кадерен белергә кирәклеге турында искәртмә. Быелгы урак гаять катлаулы булачак, синоптиклар ай буена шундый һава торышы вәгъдә итә. Гадәттәгечә ялгышып куйсалар ярый да...
4 августка район буенча 52677 гектар мәйдандагы игеннәрнең 5811 гектары (11 процент) җыйнап алынды.
Урып-җыю эшләре “Ватан” ширкәтендә оешканлык белән бара. Бу хуҗалыкта 18 проценттан артык мәйданнар суктырылды. “Татарстан”да – 17,5 процент. “Акчишмә”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай” ширкәтләрендә дә өлгерлек күрсәтәләр.
3 августта басуларда 97 комбайн эшләде. “Ак барс” агрокомплексы”, “Мәрҗани” ширкәтләрендә – 14әр , “Татарстан” хуҗалыгында 9 комбайн суктырды.
Суктырылган мәйданнарның 4966 гектары — арыш, 404 гектары — көзге бодай, 441 гектары — борчак. “Мәрҗани” ширкәте — 307, “Ватан” ширкәте 100 гектарда борчак суктырды.
“Мәрҗани” ширкәтендә борчакны турыдан туры да суктырып алдылар.
Район буенча бер гектардан уртача уңыш — 26,5 центнер. Арыштан — 26,8, көзге бодайдан — 36,4, борчактан 15,1 центнер чыкты. Иң югары уңыш “Кырлай” һәм “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә — 39 центнер.
“Мәрҗани”, “Арча”, “Акчишмә” ширкәтләрендә гектардан 16–18 центнер чыга.
Көзге чәчү өчен барысы 9790 гектар (план 25000 гектар) җир әзерләнгән. “Татарстан” ширкәтендә — 1730, “Ак барс” агрокомплексы”нда — 1500, “Ватан”да 1100 гектар җир чәчү өчен әзер.
Ильяс Сәхәпов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International