Чәчәргә дә вакыт

2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Чәчәргә дә вакыт
31 июльдә “Игенче” хуҗалыгы базасында урнашкан Арча сорт сынау участогында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы, элиталы орлыклар ассоциациясе, сортлар сынау челтәре вәкилләре, язгы бодай һәм арпа сортларын уйлап табучы галимнәр, 14 районның орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм баш агрономнары катнашында семинар-киңәшмә булды.
Ул көзге чәчүне оештыру, орлыкчылык мәсьәләләренә багышланды.
— Яхшы орлыктан башка югары уңыш алу турында сүз дә булырга мөмкин түгел, — диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. — Мондый сорт сынау белән шөгыльләнә торган участоклар республикада өчәү — Арчада, Чистайда һәм Казан фәнни тикшеренү институты каршында.
Илдус Харисович министрлыкта уздырылган киңәшмәдә уҗым культураларының торышына нәтиҗә ясалуы, 2015 елның көзге чәчүенә бурычлар куелуы турында әйтеп үтте.
Элиталы орлыклар ассоциациясе әгъзасы булу икътисадый яктан бик отышлы. Чөнки мондый орлыкларның бәясе күпкә югары. Әмма таләпләр дә елдан ел кырыслана. Быел сатарга планлаштырган барлык бодай һәм арпаның һәрбер партиясенең сынаулыклары сорт сынау участогында аерым кишәрлекләргә чәчелеп тикшерү уза. Кишәрлекләр номерлар белән генә билгеләнгән. Комиссия килеп тикшергәнче сынаулыкның кайсы районнан, кайсы хуҗалыктан икәне билгеле түгел. Кишәрлектәге үсемлекләрнең торышына, башка сортлар һәм башка төрле культуралар белән катнашмавына, авырулар белән зарарланганына карап бәя бирелде. Таләпләргә туры килмәгән партияләрне түбәнрәк категориягә төшерергә дигән карар кабул иттеләр.Кишәрлекләр аз түгел — 85 иде.
Шунысы куанычлы, безнең район хуҗалыкларына караган кишәрлекләрдә кимчелекләр табылмады.
Семинар-киңәшмәдән соң Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин белән көзге чәчүгә нинди бурычлар куелуы турында сөйләштек.
— Арыш туфрак температурасы 12-15 градус җылы һәм дымлылык җитәрлек булганда 4–5 көннән тишелеп чыга, — диде ул. — Бу культура гадәттә көзен тармаклана. Салкын, дымлы һавада язын тармаклану дәвам итәргә мөмкин. Яхшы кышлау өчен 3-4 сабагы булырга тиеш. 2–3 сабак белән начар кышлый, язга сирәкләнә һәм начар тармаклана.
Көзге үсеш чоры 35-55 көн дәвам итә. Бик иртә чәчсәң, швед, иген чебеннәре личинкалары белән зарарлануга китерәчәк. Шулай ук авырулар белән зарарлану да артачак. Көздән артык үсү (40 санти- метрга җитсә) дә файдага түгел. Бик соң чәчсәң җылылык җитмәү тишелүнең соңга калуына китерәчәк. Тармаклану, чыныгу начар булачак.
Арыш чәчү өчен иң әйбәт чор — 5-25 август. Көзге бодайныкы — 20-30 август.
Технология буенча көзге культуралар күчмә фонд орлыклары белән чәчелергә тиеш. Яңа сугып алынган орлыкларның тишелеше 60 проценттан артмый, ә күчмә фондныкы — 85-87 процент.
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International