Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
КЫТАЙ ТАТАРЫ АРЧА ТӨБӘГЕНДӘ ТУГАННАРЫН ЭЗЛИ
2015 елның 7 августы, җомга
КЫТАЙ ТАТАРЫ АРЧА ТӨБӘГЕНДӘ ТУГАННАРЫН ЭЗЛИ
Арча педагогика көллиятендә “Безнең мирас” журналы хезмәткәрләре кунакта булды. Баш мөхәррир, шагыйрь, прозаик Ләбиб Лерон, мөхәррир урынбасары, шагыйрь Марат Закир, яшь шагыйрь, «Ак бүре” операсы авторы Рүзәл Мөхәммәтшин журнал турында сөйләделәр, киләчәккә планнары белән таныштырдылар.
Кунаклар арасында әлеге журналга нигез салучыларның берсе, аның иң беренче номерын чыгарган “Безнең мирасның” тарих, педагогика, дин бүлеге мөдире, Арчадагы “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин да бар иде.
Арча педагогика көллияте студентлары арасында да искиткеч матур шигырьләр иҗат итүчеләр бар. Райондагы Гариф Ахунов исемендәге премия ияләре Гөлзилә Гафурова һәм Гөлүсә Мөхәммәтҗанова кунакларга җавап итеп, үзләренең иң яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Ә иң кызыгы — очрашуда Кытайдан килгән милләттәшебез Гыйззәтулла Хәсән белән аралашу булды.
Журнал редакциясе Германия, Төркия татарлары, татар телен белгән немец галимнәре белән дә очрашулар оештыра икән. Ә югары уку йортында кытай теле һәм әдәбияты укытучысы, мөгаллим, шагыйрь, тәрҗемәче, Кытайда депутат Гыйззәтулла Хәсән элек-электән Татарстан, Казан белән тыгыз элемтәдә торган. Бу юлы туган төбәгендә дә булырга карар кылган. Әйе, Арча ягы–аның туган төбәге булып чыкты.
— Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, — диде ул. — Шуңа биредә булуыма мин бик шатмын.
Гыйззәтулла Хәсән шигырьләр яза, тальянда уйный, бик матур җырлый. Бу көнне дә ул үзе язган шигырен укыды, Тукайның “Туган тел”ен кытай телендә сөйләде, сүзләрен һәм көен үзе иҗат иткән җырын тальянда уйнап башкарды. Буш кул белән дә кайтмаган иде. “Әлифба” музеена истәлек итеп уйгур әлифбасын тапшырды.
— Кытайда 56 милләт вәкиле яши. Мөселманнар бик күп. Хәтта кытайлыларның да кайберләре мөселман динен кабул иткән. Мин яшәгән Голҗа шәһәрендә 86 мәчет бар. Бездә татарлар иң зыя- лы кешеләр санала. Алар я укытучылар, я табиблар, я эшмәкәрләр. Без аларның уңганлыклары, тырышлык- лары белән аерылып торуларын күреп горурланабыз. Аннан хөкүмәт тарафыннан да мөселманнарга карата мөнәсәбәт яхшы. Кытай хатын-кызларына бер бала табарга рөхсәт ителсә, мөселманнарга 3не тудырырга ярый. Минем дә 3 улым бар, — диде ул. — Тагын Кытайда 1936 елда салынган татар мәктәбе (хәзер музей), татар каберлеге бар. 5 имән агачы утыртылган булган, алар да әле үсә.
Гыйззәтулла Хәсән Татарстанга килеп, 2002 елдан бирле әти-әнисенең туган авылын эзли. Хатыны Хәлимә ханым Башкортстан ягыннан, Бакалы районыннан. Аның туганнары табылган. Ә менә үзенекеләрнең эзенә әле дә төшә алмый.
— Минем әти-әнием кимсетүләргә түзә алмыйча, 1916 елда Кытайга килеп урнашкан. Гомер буе Татарстаным, Казаным, Арчам, дип яшәделәр. Аларның Арча төбәгеннән булуларын беләм, тик кайсы авылдан икәне мәгьлүм түгел, — диде Гыйззәтулла әфәнде.
Бәлкем, берәрегез үз авылларыннан Кытайга чыгып китүчеләрне хәтерлидер? Фамилияләре Хәсәнов, әнисе Сәрвәр, әтисе Әнвәр исемле. Белсәгез, редакциягә хәбәр итегез. Әйдәгез, милләттәшебезгә туганнарын табарга булышыйк.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
Чикле мөмкинлекләрне чиксез итеп
Арча педагогия көллиятендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен һөнәр белән танышу һәм мөмкинлекләр фестивальләре узды Абилимпикс Резедә Хәкимҗанова Бүгенге көндә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җәмгыятькә яраклашуы мөһим роль уйный. Шул максатта һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә төрле чаралар оештырыла. Шуларның берсе ел саен үткәрелә торган сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чик-ле кешеләр арасында уздырылучы “Абилимпикс” чемпионаты. Ел саен узучы әлеге чемпионатта райондашларыбыз да уңышлы чыгыш ясап, җиңүләр яулый. Арча педагогия көллиятендә узган һөнәр белән танышу һәм мөмкинлекләр фестивальләре шулай ук әлеге чемпионат кысаларында уздырылды. Һөнәрләр дөньясына беренче адым
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз