Арча районы хастаханәсенә Испаниядән лифт кайтачак

2015 елның 7 августы, җомга
Арча районы хастаханәсенә Испаниядән лифт кайтачак
Район үзәк хастаханәсе яныннан узучылар аның тышкы кыяфәтенең заманча рәвешкә керүенә игътибар итәдер.
Эчке күренеше тагын да шаккатырлык. Биредәге ремонт эшләре инде төгәлләнеп килә. Тиздән авыруларны икенче катка күтәрү өчен куелачак лифт кайтырга тиеш. Ул махсус заказ белән Испаниядә эшләнгән. Яңартылган хастаханәгә кергәч, бу Арчаныкы түгел, ялгыш эләктем ахры, дип кире борылып чыгып китмәгез тагын!Палаталар,реанимация, операция ясау бүлмәләре, коридорлар, гомумән, бар да баштанаяк үзгәргән монда. Кайчаннан бирле хастаханәдә җылы су юклыгына зарлана идек. Хәзер һәр палатада булачак ул, барысына да юынгычлар куелган. Баш табиб Тәлгать Баһаветдинов әйтүенчә, бина гына түгел, хастаханәнең җиһазлары да яңарачак. Ремонтланган корпус янында калган бүлекләр урнашкан бина хәзер бик боегып тора кебек. Баш табиб киләчәктә анысына да төзекләндерү үткәреләчәге турында белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International