Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
БИК КҮПЛӘРГӘ БЕЛЕМ БИРГӘН
2015 елның 7 августы, җомга
БИК КҮПЛӘРГӘ БЕЛЕМ БИРГӘН
3 августта Курса Почмакта яшәүче Ания Фәхретдиновага 90 яшь тулды. Ания ханымны олуг юбилее белән котларга район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев килде. Илдус Котдус улы гомеренең 43 елын балаларга белем бирүгә багышлаган мөхтәрәм әбекәйгә РФ Президенты В.Путинның котлау хатын чәчкәләр, бүләкләр тапшырды.
Үзен котларга килүчеләрне элеккеге мөгаллимә ханым уртанчы улы Рәис белән капка төбендә каршы алды. Ишегалдына үткәндә уң якта чәчәк диңгезе. Әлеге гүзәллек аеруча ямь биреп тора. “Чәчәкләрне киленем үстерә, мин чүпләрен утыйм, шланга тотып су си- бәм”, — дип бераз горурлану, куану белән әйтә Ания әби. Әллә шаярта, әллә... Белмәссең. Ул арада килене Гөлсинә апа да чыкты. Рәис абый белән Гөлсинә апа атна саен, кайчак атна уртасында да Казаннан әниләренең хәлен белергә кайта, шул арада бакча эшләрен дә карап китәләр икән.
Котлау хатын, бүләкләрне күргәч, Ания әбинең шатлыгы йөзенә чыкты. “Безнең шикелле карчыкларны да искә алган җитәкчеләргә зур рәхмәт”, — диде ул.
Гомере буе илебез өчен лаеклы хезмәт куеп, бүгенге тормышыбызның алга китешендә өлкәннәрнең өлеше чиксез зур. Ания Габдрахман кызы гомеренең яртысына якынын балаларга башлангыч белем биреп, хәреф танытып, илебезгә никадәр яшь буынны әзерләп биргән кеше.
1925 елда Мөрәле авылында дөньяга килә ул. Күп балалы гаиләдә үскәнгә, тормышның төрле чакларын күрергә туры килә үзенә. Ләкин укырга ашкынып торган күңел нужалы елларга карап торамыни — кыз 1937 елда 10 сыйныф тәмамлап Арча педагогия училищесына барып керә. Аны тәмамларга өлгерә алмый, сугыш башлана. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән кыз ул елларны тыныч кына искә төшерә алмый. “Сугыш елларында башта үзебезнең авылда, аннан Казаклар авылында укыттым. Ашарга булмау турында искә дә төшерәсе килми, җәйне зарыгып көтеп, кычыткан, башка үләннәрне күп итеп ашый идек. Мәктәпкә ягар өчен утынны урманнан кул пычкысы белән кисеп, үзебез арба белән ташыдык. Сугыш елларында гына түгел, аннан соңгы елларда да, язарга дәфтәрләр булмагач, иске китапларның буш җирләренә язып укыттык”. Әнә шул еллардагы хезмәтенә хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән хөрмәте дәлил — Ания Фәхретдинова “1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале иясе.
1948 елда алар фронтовик Гали абый белән гаилә кора. Өч ир балага — Радик, Рәис, Рөстәмгә гомер биргән гаилә бәхете генә озын гомерле булмый, 1961 елда Гали абый вафат була. Парлы булып бары 13 ел гына яшәп калалар. Ярый, хөкүмәт тол калуының әҗерен олыгайгач искә алды – Ания апага дәүләт программасы нигезендә фатир бирелгән.
34 яшендә өч бала кочаклап, кайнанасы белән калган Ания апа бер укытучы хезмәт хакына тормыш алып баруларның авырлыгын әле дә оныта алмый. Сарыклар асрап, кәҗә тотып көн күрә ул. “Шул кәҗә сөтенең шифасыдыр, балаларымның да, үземнең дә сәламәтлегебез шөкер итәрлек булды”, — ди бүген балаларының, 4 оныгы һәм ике оныкчыгының бәхетенә куанып яшәүче әби.
Бүген ул авылда ялгыз яшәсә дә, балалары Казан белән авыл арасына сукмакны өзми. Үзе, шөкер, аякларында йөри, күзе күрә, колагы ишетә. Озын гомерле булуының, бүген үз аякларында йөрүенең серен хәрәкәттә, дип аңлата ул.
Курса Почмак мәктәбендә Ания әбисез бер генә бәйрәм дә узмый. Ул һәрвакыт анда көтеп алынган кунак. Гомере балалар арасында узган укытучы мәктәптән рухи көч, җанына дәва алып кайта. Үзенең укучыла- ры – бүген инде үзләре балаларга белем бирүчеләр килеп хәлен белеп торулары да күңелгә шифа. Өлкән кеше азга да канәгать булып, җылы сүзгә, якты карашка, ихлас мөгамаләгә шатланып яши.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз