Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ВАКЫТЫНДА ТАПШЫРАБЫЗ
2015 елның 7 августы, җомга
ВАКЫТЫНДА ТАПШЫРАБЫЗ
Икътисади кризиска карамастан, республика президент программалары буенча 2015 елда да мәктәпләрне ныклап төзекләндерү, яңа мәктәпкәчә балалар учреждениеләре төзү дәвам итә. Бу юнәлештә безнең районда да күләмле эш алып барыла. Бүгенге көндә Арчаның өченче мәктәбе һәм Арча станциясендәге 11нче балалар бакчасында эш төгәлләнү алдында тора.
Бөтен урамның күрке булып торган искиткеч матур бинага әверелде өченче мәктәп. Соңгы елларда ул башлангыч мәктәп булып торды. Хәзер шуңа өч катлы янкорма өстәлде.
– Беренче катында 40 балага исәпләнгән (ике төркем) балалар бакчасы, ашханә, кухня, икенче катында медицина, процедура кабинетлары, китапханә, душ кабиналары, спорт, актлар заллары, җитәкчеләр өчен кабинетлар, өченче катында филология кабинетлары булачак, – диде ”Арча КСМ”ы ширкәтенең төзелеш буенча прорабы Айрат Хәбиров.
– Бишенче сыйныф та өченче катта укыячак, – дип өстәде мәктәпнең укыту эшләре буенча директоры урынбасары Алсу Сабирҗанова.
– Ә өлкәнрәк сыйныфлар өчен уку бүлмәләре кайда?
– Быел без бишенче сыйныфка гына балалар алабыз. Киләчәктә аларны үзебезнең мәктәптә үзебез үстерәбез, – диде ул. – Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган өченче төп гомумбелем мәктәбе – ”Сәләт” белем үзәге буларак, гуманитар фәннәрне тирәнтен үзләштерергә теләгән балаларны кабул итәчәкбез.
Мәктәптә балаларга уку өчен барлык мөмкинлекләр дә булачак. Сыйныф бүлмәләре иркен, якты, матур, спорт белән шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырылган. Тәҗрибәле укытучылар гына белем бирәчәк.
Мондый мәктәптә укучылардан ”эх, безнең заманда булмады бит мондый шартлар, мөмкинлекләр”, дип көнләшерлек тә.
Ә әлегә биредә кызу темплар белән эш бара. Төзүчеләр бинаны яңа уку елына өлгертергә ашыга.
– Эшчеләр җитә, материаллар вакытында кайтарыла. Бинаның эчке ягында да, тирә – ягын төзекләндерү буенча да эш бара. Мәктәпнең укытучылар коллективы да бик булыша. Безнең бер объектны да вакытында тапшырмый калган юк әле, – ди ”Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе урынбасары Азат Җәләлетдинов.
Арча станциясендәге элекке алтынчы мәктәп урнашкан бина да бөтенләй диярлек үзгәреш кичергән.
– Өр – яңадан эшләнде, дисәң дә ялгыш булмас. Искесеннән фундаменты гына калды дисәң дә була, – ди шушында булачак 11нче балалар бакчасы җитәкчесе Гүзәл Хәбибуллина.
Бина үзе дә, тимер коймалары да балалар ”патшалыгын” тасвирлагандай төрле төскә буялып, ерактан ук күзгә ташланып тора.
– 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасында биш төркем оештырылачак. Бер ясле, өч, дүрт яшьлекләр төркемнәре эшләячәк. Балалар өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Аерым спорт, музыка залы, татар теле, логопед (бу әле районда ”Шатлык”тан кала икенче балалар бакчасында гына) кабинетлары булачак. Урамда да спорт, уен мәйданчыклары, шулай ук уйнау өчен беседкалар төзелә, – ди Гүзәл Хәбибуллина.
Бүген биредә дә кызу урак өсте. Бинаны август ахырына эшләп бетерергә кирәк.
– Күп эш калмады инде. Бинаны билгеләнгән срокта тапшырабыз, — ди прораб Марсель Сафиуллин.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз