Хөрмәтле район төзелеш комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2015 елның 7 августы, җомга
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм — Төзүче көне белән котлыйм һәм армый–талмый башкарган иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм!
Төзүче хезмәте киләчәккә юнәлтелгән, ул — территорияләрне үстерү, безнең кешеләрнең тормышын яхшырту. Бүген төзелеш мәйданчыкларында актив эш алып барыла, объектның күләменә генә түгел, сыйфатына да зур игътибар бирелә. Билгеле, боларның барысы артында да кешеләр тора. Сез киләчәктә дә райондашларыгызны үзегезнең хезмәт нәтиҗәләре белән куандырырсыз, нык һәм матур итеп төзерсез, туган як икътисадын ныгыту өчен барысын да эшләрсез, дип ышанам.
Хөрмәтле төзүчеләр!
Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, барлык планнарыгызның тормышка ашуын телим! Авыр, әмма бик кирәкле хезмәтегез сезгә шатлык һәм муллык алып килсен, сезнең һәр иҗади эшегез райондашларыбызның күп буыннарына шатлык бүләк итсен.
Арча муниципаль район җитәкчесе И. Г. Нуриев
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International