Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ЯРДӘМ БУЛГАНДА ЭШЛӘР АЛГА КИТӘ
2015 елның 7 августы, җомга
ЯРДӘМ БУЛГАНДА ЭШЛӘР АЛГА КИТӘ
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясенең барышын контрольдә тотып, республика басуларын вертолетта карап чыга. 30 июльдә ул Арча районында да булып, игеннәрнең торышын әйбәт дип бәяләде, аларны югалтуларсыз җыйнап алу буенча киңәшләрен бирде.
Татарстан — күп икътисадый күрсәткечләр буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгында да лидер төбәк. Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләре белән бөтен республиканы туендыра алалар.
— Авыл хуҗалыгы районы булган Арча районы өчен республика президент программалары бу тармакны үстерүгә зур этәргеч булды, — ди район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев. — 2014 елда 40х60 программасы буенча техника алу өчен республика бюджетыннан 45 млн. 754 мең сум ярдәм күрсәтелгән булса, быел алты айда гына да 26 млн. 596 мең сум акча бирелде. Быел хуҗалыкларга алты яңа трактор, алты комбайн, унлап туфрак эшкәртү техникасы, биш машина, бер бәрәңге алу комбайны кайтты. Техника паркының шактый тузуын исәпкә алсак, аны яңартуга саллы өлеш бу.
Шулай ук тотылган чыгымнарны киметү максатында 1 литр сатылган сөткә 2014 елда 47 млн. сумнан артык, быел алты айда 35 млн. сумга якын субсидия бирелде.
Узган ел хуҗалыклар үсемлекчелек өлкәсе өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 165 млн. 888 мең сум ярдәм алганнар иде, быел алты айда 102 млн. сумнан артык алдылар. Кредит процентларын түләү өчен былтыр 61 млн. 825 мең сум, быел алты айда 157 млн. 596 мең сум түләнде.
Шәхси хуҗалыкларга күрсәтелгән ярдәмгә килсәк, безнең районнан 16 гаилә фермасы 13 млн. сумнан артык кире кайтармый торган субсидия алды. 31 хуҗалыкка 25 млн. 972 мең сумлык грантлар бирелде.
Айван авылында яшәүче Нафил Гатауллин үстергән бәрәңге һәм кәбестәләрне Рөстәм Миңнехановка да күрсәттеләр.
— Районның яңа җитәкчесе миңа 20х80 программасына керергә тәкъдим итте, министр Марат Әхмәтов хуплады, — ди Нафил. — Сугару системасының 80 процентын дәүләт түләде, миңа 20 проценты гына калды. Иртә сорт бәрәңге утырттым, үзем тракторчы да мин. 23 июльдә бәрәңгене ала башладык, Казанда, Арчаның үзендә дә сорау зур. Шундый программалар өчен рәхмәт, киләчәккә яңа планнар белән яшим.
Бөек Тукайны биргән Кушлавыч авылында (“Тукай” ширкәте) комбайнчы Илфар Гыймадиев белән сөйләшәбез.
— Ничә ел акча күргән юк иде, яңа инвестор килгәч куанып бетә алмыйбыз, — диде ул. — Эшләгәнгә вакытында түлиләр, киткән кешеләр кире кайта башлады.
Терлек торакларын төзекләндерү, яңаларын төзү программалары көтеп алынган булып чыкты. “Курса МТСы”, “Ватан”, “Северный” хуҗалыклары аннан бик уңышлы файдаланалар.
Иң зур үзгәрешләр — “Тукай” ширкәтендә. Инвестор Рәфыйк Хөснетдинов килгәндә хуҗалыкта 70 баш мөгезле эре терлек калган булса, ул сыерларны 200 башка җиткерде инде. 500 баш сыерга исәпләнгән тагын бер торак төзиләр, 700 сыер, бозаулары белән бер мең баштан артачак. Димәк, тагын күпме кешегә эш урыны була дигән сүз. Читкә киткән механизаторлар кире кайткан. Бүгенге көндә 60лап кеше эшли, яңа төзелә торган фермалар авылның ныклыгын арттыра.
Сүз уңаеннан, быел иң югары арыш уңышы шушы хуҗалыкта, гектардан 40 центнердан артык чыга.
— Республика президент программалары авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә зур мөмкинлекләр ачты һәм аларның уңай нәтиҗәләре күз алдында, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Без моңа күп мисаллар китерә алабыз.
Район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр саны 2014 елга караганда 342 башка артты, 265 бозау күбрәк алынды. Ит җитештерү — 5, сөт җитештерү (шәхси хуҗалыкларны да кертеп) 6 процентка артты.
Ильс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз