Яшел Үзәндә республикада һөнәри белем бирүдә инновацион инфраструктуралар үсеше мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар

2015 елның 7 августы, җомга
2015 елның 12 августында Яшел Үзән шәһәрендә урта, югары, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре, сәнәгать предприятияләре башлыклары Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе секциясе утырышы кысаларында республикада һөнәри белем бирүдә инновацион инфраструктуралар үсеше мәсьәләләре хакында фикер алышачак. Бу көнне Яшел Үзән механика көллияте базасында ресурс үзәк ачылу тантанасы да узачак. Моннан тыш, секциядә катнашучылар П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен лицей-интернатта булачак, Яшел Үзәндәге "Серго исемендәге Завод"ның укыту-методик үзәге эшчәнлеге белән танышачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International