Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узлырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Россия Төзелеш һәмәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт 999 объектның барысында да башланган. 538 күп фатирлы йортта капремонт тәмамаланган, Дәүләт торак инспекциясе 101 объектны кабул итеп алган.
Индивидуаль казаннарга җылылык системасын күчерү программасы буенча (Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды) фасад газ үткәргечләре 3 мең 279 фатирда монтажланган (гомуми күләмнең 94%ы), фатир эчендә газ җайланмаларын монтажлау 3 мең 156 фатирда башкарылган (гомуми күләмнең 91%ы), 2 мең 75 фатирда (гомуми күләмнең 60%ы) эчке җайланмалар монтажланган.
Ирек Фәйзуллин шулай ук авылларны су белән тәэмин итүне яхшырту программасы турында да сөйләде. Бүгенгә 215,85 км суүткәргеч уздырлыган, 28 скважина борауланган, 30 су җыю каланчасы урнаштырылган. Эшләр Татарстан Республикасының барлык районнарында да алып барыла.
Авылларда яктыртуны торгызу программасы шулай ук график буенча бара. Бүгенгә 10 мең 912 яктылык диоды яктырткычы куелган, 566 электр энергиясен исәпкә алу щиты урнаштырылган, 326,9 км электрүткәргеч линиясе монтажланган (гомуми күләмнең 84 %ы).