Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
«ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре тарафыннан бәрәңгенең вируска чыдам яңа сортлары эшләнде
2015 елның 11 августы, сишәмбе
“Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУдә бәрәңгенең вируска чыдам яңа сортлары эшләнде. Республика галимнәре ничә ел рәттән инде шул мәсьәләне хәл итү өстендә эшләделәр, чөнки бәрәңгедәге вируслар әлеге культураның нәтиҗәле уңышына нык тәэсир итә.
Соңгы елларда бәрәңге бүлбесендәге авыру беренче чиратта Урта Идел төбәгендәге климат шартларына бәйле: һава температурасының югары булуы, бер-бер артлы килгән корылык вируслы инфекция фоны тудыра,бу исә бәрәңгенең үсүен тоткарлый торган стресс факторлар китереп чыгара.
«Кортни» дигән урта өлгерешле яңа сорт түбәндәге тасвирламаларга ия: югары уңыш бирә, эссегә, корыга чыдам, бәрәңгенең Y-вирусы (YВК), SВК һәм МВК вирусы белән зарарлануга чыдам, туфрактагы дымны яхшы үзләштерә, бәрәңгедәге яман авыруга һәм алтынсыман нематодага каршы тора ала.
Икенче перспективалы сорт - «Регги», ул иртә өлгерүчәнлеге белән аерылып тора, шулай ук югары уңыш бирә, төбендә бәрәңгеләре эре һәм күп, бертигез зурлыкта, бәрәңгедәге яман авыруга һәм вируслы авыруларга каршы тора ала.
«Кортни» сорты селекцион өйрәнү вакытында үзен югары уңдырышлылыгы һәм экологик яраклаша алуы ягыннан күрсәтте, «Регги» сорты иртә өлгерүчән булуын, шулай ук оптималь вегетация шартларында югары продуктлы булуын һәм уртача һава шартларында продуктлылыгы уртача булуын күрсәтте.
Бу сортларны җитештерүдә сынап карау 2010-2012 еллардагы югары температура һәм ике ай буена бернинди явым-төшем булмаган шартларда уздырылды. Ул вакытта «Кортни» сорты гектардан 8,7 тоннага кадәр уңыш бирде, бу гади Невский сортына караганда 2 мәртәбә күбрәк. «Кортни» һәм «Регги» сортлары аномаль һава шартларында да, тамырга китмичә, бәрәңге бирделәр. 2012 елда Татарстан Республикасындагы климат шартларында Кортни сортының уңдырышлылыгы - гектардан 44,6 тоннага, Регги сортыныкы 25 тоннага кадәр җитте.
Бу сортлы бәрәңге утыртылган кырларны тикшереп чыгу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, өч питомникның берсендә дә вируслы авырулар очрамады. Иммуно-фермент анализы (ИФА) нәтиҗәләре буенча барлык өйрәнелгән репродукциянең YВКдан азат булуы ачыкланды. Визуаль һәм лаборатор диагностикалауның берләштерелгән күрсәткечләре нигезендә галимнәр, «Кортни» һәм «Регги» сортлары фитопатоген вируслар белән зарарлануга нык чыдам, дигән нәтиҗәгә килделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз