Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Татарстанда сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеялары төзү программасы гамәлгә ашырыла
2015 елның 11 августы, сишәмбе
Республикада 100-200 башка сөт-товар фермаларын җайланмалар, яңа технологияләр белән җиһазлау һәм терлекләрне азык белән нәтиҗәле тәэмин итү максатында, 2014елдан башлап сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеялары төзү программасы гамәлгә ашырыла. Яшелчә продукциясен сыйфатлы саклауны тәэмин итү өчен 2015 елдан яшелчә саклагычларны капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла башлады.
Күрсәтелгән программаларны үтәү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле күрсәтмәләре кабул ителде: 2015 елның 14 апреленнән №668-р – сыер абзарларын капитальремонтлау буенча, 2015 елның 11 маеннан №951-р – силос-сенаж траншеяларын төзү буенча, 2015 елның 30 июненнән №1401-р – яшелчә саклагычларны капиталь ремонтлау буенча.
Сыер абзарларын капиталь ремонтлау программасы буенча 2015 елда Татарстан Республикасының 40 муниципаль районында 261 сыер абзарын ремонтлау күздә тотыла, гомуми финанслау суммасы 1 млрд. 524,9 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән 470,7 млн. сум – Татарстан Республикасы бюджеты акчалары һәм 1 млрд. 54,2 млн. сум - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең үз акчалары.
Бүгенге көнгә барлык объектларда да эшләр башланды. 869,2 млн. сумлык яисә 57% күләмендә эш башкарылган, ике атна эчендә лимиттан 15% үсеш.
Силос-сенаж траншеяларын төзү программасы буенча 37 муниципаль районда 136 силос-сенаж траншеясы төзү карала, гомуми финанслау суммасы 266,9 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән 61,3 млн. сум Татарстан Республикасы бюджеты акчалары һәм 205,6 млн. сум - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең үз акчалары.
Бүгенге көнгә барлык 136 силос-сенаж траншеясында эш башланган, 133,4 млн. сумлык яисә 50% күләмендә эш башкарылган, ике атна эчендә лимиттан 8% үсеш.
Яшелчә саклагычларны капиталь ремонтлау программасы буенча 16 муниципаль районда 39 яшелчә саклагычны капиталь ремонтлау күздә тотыла, финанслауның гомкуми суммасы 166,7 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджеты акчалары - 50,0 млн. сум һәм 116,7 млн. сум - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең үз акчалары.
Бүгенге көнгә барлык 16 муниципаль районда 37 яшелчә саклагычта эшләр башланган, эшләр 81,7 млн.сумлык яисә 49%ка үтәлгән, ике атна эчендә лимиттан 12% үсеш.
Шул ук вакытта муниципаль районнар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алдында башкарыла торган төзелеш-монтаж эшләренең динамикасын атнага кимендә 6-10% тәэмин итү, барлык эшләрне агымдагы елның сентябрендә төгәлләү, биналарны 100 процент итеп терлекләр тотарлык, яшелчә саклагычларны бәрәңге һәм яшелчә саклауны тэмин итәрлек итеп әзерләү бурычы куелган.
Татарстанда сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеялары төзү программасы гамәлгә ашырыла
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз