Өйдән чыкмыйча гына түлә

2015 елның 12 августы, чәршәмбе
Өйдән чыкмыйча гына түлә
Район почта бүлекчәсенә килеп керсәм, ишеккә кадәр чират. Нәрсәгә торулары белән кызыксындым.
– Ай ахыры бит, бар кеше коммуналь хезмәтләр өчен түли, – диде чиратның койрык очында ук торган олы яшьтәге бер апа.
Аның сүзләрен безнең яннан үтеп баручы бер ханым ишетеп алды.
– Иң яхшысы интернет аша түләү. Сәгать буе чират тору түгел, өйдән чыгасы да юк, – диде ул.
– Гомер буе почтага яки банкка килеп түләп өйрәнгән, безгә монысы уңайрак кебек. Аннан ышанычлырак та, – дип җавап кайтарды чираттагысы.
Өлкәннәр шулай уйлый. Ә чынлыкта дәүләт хезмәте порталы аша түләү соңгы вакытта аеруча киң кулланыш ала башлады. Кеше хәзер нәрсә уңайлырак, шуны сайлый.
– Электрон түләүләр буенча безнең район республикада дүртенче урында тора. Халыктан коммуналь хезмәтләргә электрон түләүләр күләме республика буенча 32,22 процент булса, бездә 14,94 процент (0,98 процент кына булган районнар да бар). Бюджет оешмаларында эшләүчеләр, район мәктәпләре укытучылары барысы да барлык түләүләрне шушы портал аша башкара. Хәтта IT–чемпион бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулаучыларыбыз да бар, – ди район советы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин. – Җайлы бит, чират юк, өйдән чыгарга кирәкми. Аннан Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша коммуналь түләүләрдән тыш та бик күп эш башкарыр- га була. Мәсәлән, район гына түгел, республика хастаханәсенә чиратка язылырга, штрафлар, ЗАГСка, чит ил паспорты рәсмиләштерү өчен дәүләт пошлиналары түләргә, кәрәзле телефонга акча салырга, төзелешкә рөхсәт алу өчен гариза бирергә, салымнар буенча мәгълүматлар алырга һәм башкалар. Хәтта укучы балаларның билгеләрен дә карарга мөмкин.
– Комиссия дә күп алынмыймы?
– Коммуналь түләүләр, ут, газ өчен комиссия бөтенләй юк. Бетте ул.
– Аннан кайберәүләр акча югалыр, дип уйлый. Банкка үз куллары белән кереп түләгәч, тыныч, дип саный.
– Куркасы юк. Түләү үтми икән, карточкадан акча бөтенләй алынмый. Берәр сан дөрес кермәсә дә. Бөтен мәгълүмат шәхси кабинетта саклана. Акчагыз керү–кермәвен төгәл беләсегез килсә, SMS–хәбәр җибәрүләрен сорый аласыз. Дөрес, ул түләүле хезмәт, аның өчен аена 30 сум акча түләргә кирәк.
– Хәзер виртуаль карталар барлыкка килде. Аның уңайлыгы нәрсәдә?
– Виртуаль карта ярдәмендә комиссиясез бөтен төр хезмәт өчен түләргә була. Ул онлайн–түләүләр үткәргәндә төп банк картасын, хезмәт хакы күчерү картасын өстәмә саклау өчен кирәк. Виртуаль карта бер елга чыгарыла. Аңа банк картасыннан комиссиясез 5 мең сумнан башлап акча саласың. Портал кулланучының шәхси кабинетында виртуаль түләүләр буенча барлык мәгълүматны да биреп бара.
Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының лицензия–рөхсәт үзәгендә корал әйләнеше һәм шәхси детектив сак эшчәнлеге өлкәсендә 29 төрле хезмәт күрсәтелә. Аларның да барысын бүгенге көндә электрон төстә дәүләт порталы аша алырга була.
– Ау коралына лицензия бирүнең үз таләпләре бар. Документлар да җыярга кирәк, дәүләт пошлинасы да түлисе. Дәүләт порталы аша гариза язган очракта, аңа өстәп Россия эчке эшләр министрлыгына тикшерү өчен документларны да җибәрәләр, – ди Арча эчке эшләр бүлегенең лицензия–рөхсәт бирү эшләре буенча инспекторы Фәнил Хисмәтуллин. – 1–2 атна эчендә гаризаны карау, лицензия яки рөхсәт бирү турында SMS–хәбәр килә. Аннан яшәү урынындагы эчке эшләр бүлегендә лицензия–рөхсәт бирү эшләре белән шөгыльләнүчегә мөрәҗәгать итәсе генә кала. Дәүләт хезмәтенең нәтиҗәсен www.vashkontrol.ru сайтыннда бәяли дә аласыз.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International