“Мәктәпкә әзерләнергә булыш”

2015 елның 12 августы, чәршәмбе
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе кысаларында районда 181 балага мәктәп әсбаплары тутырылган букчалар тапшырылачак. Әлеге акцияне район хакимияте хезмәткәрләре башлап җибәреп үрнәк күрсәтте инде. 8 август көнне мөселман балалар Сабантуенда хакимият хезмәткәрләренең хезмәт хаклары исәбенә тутырылган 20 букча быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларга бирелде.
Нигездә, күп балалы, аз керемле, мохтаҗ гаиләдә үсүче балаларга ярдәм йөзеннән узучы акция инде берничә ел буе шактый балага сөенечле мизгелләр бүләк итте. Быел 20 августка кадәр дәвам итәчәк акциядә шәхси эшмәкәрләрнең, оешма–учреждениеләрнең катнашуы көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International