Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Матурлык тудыра белгән җирдә
2015 елның 12 августы, чәршәмбе
Матурлык тудыра белгән җирдә
Агымдагы елның 8 августы Арча тарихына яңа сәхифә белән кереп калачак. Бу көнне Арчада тәүге тапкыр мөселман балалар Сабантуе узды.
Балтачлылар мондый рухтагы Сабантуйларны инде алты ел рәттән тамаша кыла. Бөрбаш авылында ел да республика мөселман балалар Сабантуе уза. Бездә дә мондый рухи бәйрәмнең киләчәге дәвамлы булыр, иншалла. Бәйрәмгә мөхтәрәм кунакларның зурлап кайтуы, әлеге башлангычка фатиха бирүләре үзе үк игътибарга лаек. Мәртәбәле кунаклар арасында ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм күрше районнарның мөхтәсибләре бар иде.
Рәмис хәзрәт Гарифуллин һәм Раил хәзрәт Гыйләҗев тарафыннан Коръән аятьләре белән башланып киткән бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев ачып җибәрде.
Бәйрәмдә балаларга үзләрен сәнгать һәм спорт ягыннан гына түгел, дини яктан да белемнәрен, Коръән аятьләрен белүләрен күрсәтү өчен дә мөмкинлекләр күп иде. Өстәвенә, белгәнең өчен бүләк тә аласың. Бүләкләр шактый өләшенде бу көнне. Республика күләмендә Ак мәчеттә узган “Авылым мәчете” конкурсында Коръән уку бәйгесендә, район күләмендәге имамнарның азан әйтү, мөгаллимәләр бәйгесендә, мөнәҗәт әйтүчеләр бәйгесендә җиңүчеләр, мәктәпләрдә физик культура дәресләрен алып баручы районның алдынгылары булган укытучылар бүләкләнде, Илшат Габделфәрт улы быел белем йорты бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче укучыларга букчалар тапшырды. Букчалар район хакимиятендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларыннан бирелгән акчага алынган.
Иҗади яктан сәләтле укучылар да читтә калмады. ТР хәрби комиссариатның Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге “Арча хәбәрләре” газетасы редакция- се белән берлектә уздырган “Туган ил кайдан башлана?” конкурсы һәм район газетасы сайтында узган “Балам–багалмам” фотоконкурсы җиңүчеләре дә бүләкләнде. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да бүләксез кайтмаган. Ул районыбызда динне олылап, халык күңеленә иман нуры тарату өчен янып–көеп йөрүчеләргә ТР Диния нәзарәтенең рәхмәт хатларын тапшырды. “Сезнең райондагы кебек 79 мәчете булган район республикада юк. Дини башлангыч белем бирү, халыкны мәчеткә тарту буенча сезнең кебек тырышучылар һәркемгә үрнәк”, — диде ул.
Бәйрәмне район мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, балалар бакчалары, мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән чыгышлар аеруча ямьләде. Җыр–бию, сәнгатьле укуга осталыкларын күрсәтте алар.
Мөселман Сабантуе булгач, әлбәттә, балалар күңеленә бераз гына булса да дини орлыклар сибелми калмый. Стадион күгенә таралган моңлы азан тавышы, аннан махсус урыннарда ир–атларның һәм хатын–кызларның өйлә намазын укуына беркем дә битараф калмагандыр. Дини гыйлемен, догалар белүен күрсәтергә балаларга да уңай форсат булды – алар мөнәҗәт әйтүдә, Коръән аятьләрен яттан укуда бер–берсен узып ярышты.
Сабантуйны спорт уеннарыннан башка күз алдына китереп тә булмый. Балалар һәр уенда, ярышта үз көчләрен күрсәтергә тырышты.
Ә милли бизәк — көрәш. Районда яшь көрәшчеләрнең күплеге үзе сөенеч. 36 килограммга кадәрле авырлыктан башлап 60 килограммнан югары авыр- лыктагы яшь көрәшчеләр арасында җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булды. Тырышлык, көч бәрабәренә яуланган җиңү кадерле була. Сабантуйның абсолют батыры булып калган Сарай–Чокырчадан Айдар Мөхәрләмов өчен татлыларның татлысы иде бу җиңү. Ә иң дулкынландырганы район җитәкчесе Илшат Нуриев кулыннан скутер ачкычы алу булды. Быел 7 нче сыйныфка барганда ул мәктәпкә инде скутерлы яшь көрәшче булып барачак. Көрәш белән бер ел элек кенә ныклап шөгыльләнә башлаган Айдар быел Курса сабантуенда үз авырлыгында җиңүче булса, бүген менә район күләмендә. Тренеры Мөдәрис Лотфуллин егеткә зур өметләр баглый.
Татар халкының милли гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды бәйрәм. Туган тел, сабантуй кебек милли төшенчәләр бергә янәшә булганда, киләчәк буыннар иман ныклыгын җуймас. Җәлил хәзрәт әйтмеш- ли, матурлыкны тудыра белгән җирдә әле тормыш дәвам итәчәк.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз