Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Җиңүчеләр бүләк ала
2015 елның 12 августы, чәршәмбе
Җиңүчеләр бүләк ала
10 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 18607 гектары (35,3 проценты) суктырып алынды. “Татарстан”, “Кырлай”, “Ватан”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә 54–47 процент мәйданнарда җыйнап алынды.
Узган атнада урып–җыюда иң югары җитештерүчәнлеккә “Ватан” хуҗалыгы иреште. Әлеге хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтовка район җитәкчесе Илшат Нуриев Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.
Шулай ук бер атна эчендә гектардан иң күп уңыш (41 центнер) җыеп алган “Кырлай” ширкәте баш агрономы Данил Шәяхмәтов, комбайннар иң югары җитештерүчәнлеккә ирешкән өчен шушы хуҗалыкның баш инженеры Фаил Хәлиуллин, өч көндә иң күп ашлык суктырган “Татарстан” ширкәте комбайнчылары Фәрид Хөснетдинов, Фәнил Зиятдинов, “Тукай” ширкәте комбайнчысы Рәдиф Сәфәров район җитәкчесе бүләкләренә лаек булдылар.
— Сезнең уңышларны күреп шатланабыз, алдагы көннәрдә дә шулай булырга язсын, исән–имин эшләгез! — диде Илшат Нуриев “Тукай” ширкәте комбайнчысы Рәдиф Сәфәровка бүләкләр тапшырганда.
“Тукай” ширкәтендә арыш бигрәк тә уңган, гектардан 45 центнерга якын чыга. Суктырылган теземнәр шундый калын, тиз генә атлап чыгам димә. Алдагы елны әлеге басуга мул итеп органик ашлама керткән булганнар.
“Кырлай”, “Ак барс” агрокомп- лексы” ширкәтләрендә дә гектардан уртача уңыш 40 центнердан артык. “Игенче”, “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай” ширкәтләрендә борчак гектардан 31–29 центнер уңыш биргән.
“Татарстан”, “Северный”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Мәрҗани” ширкәтләре 295–200 гектарда арыш чәчтеләр. “Арча” ширкәте дә чәчә башлады. Көзге культуралар барысы 26200 гектарда чәчеләчәк.
“Ватан” хуҗалыгы 200 тонна сабан культуралары орлыклары салып куйды. “Арча” ширкәте — 140, “Татарстан” ширкәте 80 тонна орлык әзерләде.
Район буенча бер шартлы терлеккә 21 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Ватан”, “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә 28–25 центнер азык берәмлеге туры килә.
Крестьян фермер хуҗалыкларында да кызу көннәр. Айван авылында яшәүче Нафил Гатауллин үзенең 5 гектар җирендә бәрәңге һәм кәбестә үстерә. Иртә өлгерешле “Жуковский” сорты бик уңган. Аны 23 июльдә үк ала башлаганнар. Ярдәмчеләре дә ышанычлы — хатыны Илсөя, аграр академиядә агроном–икътисадчы булырга укучы уллары Нәүфәл, медицина академиясендә укучы кызлары Ильвина белән бергәләп хезмәт итә алар. Иртә сорт кәбестәне дә алып сатып бетерделәр инде.
— Киләчәктә кәбестә, кишерне эшкәртү цехы ачарга исәп, — ди Нафил.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз