Читтән кайткан шикле була

2015 елның 12 августы, чәршәмбе
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов кызыклы саннар бирде.
— Шәхси хуҗалыкларда күпме терлек булуы турында иң төгәл исәп бездә, — диде ул. — Ни өченме? Безнең участок ветеринария табиблары һәр хуҗалыкта була, чөнки себер түләмәсенә каршы вакцина ясау мәҗбүри. Аны һәр терлеккә бушлай ясыйбыз. Менә шул вакытта алар терлекне дә санап бара инде.
Ветеринарлар исәбе буенча районда шәхси хуҗалыкларда 12350 мөгезле эре терлек, шул исәптән 4843 сыер, 666 тана, 283 ат, 7006 кәҗә һәм сарык бар.
Иң күп сыерны Хәсәншәех һәм Шушмабаш авылларында асрыйлар, аларда сөтлебикәләр — 149ар. Иске Кишеттә — 139, Иске Ашытта — 126, Шекәдә — 119, Апазда — 111, Кәчедә — 105, Пөшәңгәрдә — 104.
Югары Масра, Тылаңгыр, Казанкада сыерлар “Кызыл китап”ка кертерлек — 2–3 баш кына калган.
Иң күп ат Сөрдедә — 19, Пөшәңгәрдә — 13, Казанбашта — 11, Хәсәншәех, Яңасала, Иске Йортта — 10 ар.
Пионер авылында 1588 сарык һәм кәҗә исәпләнә. Шурада — 282, Курса Почмакта — 240, Утар Атыда — 220.
— Билгеле, баш саннары үзгәреп тора, — ди Ринат Габделхак улы. — Безнең участок табибы план буенча билгеләнгән профилактика чараларын үткәргәндә Иске Җөлбидәге бер хуҗалыкта читтән 97 баш сарык алып кайтуларын ачыклаган, кайдан алуы турында, әлеге терлекләргә төрле йогышлы авыруларга каршы вакцина ясалуы турында ветеринария белгечләре белешмәләре юк.
— Мондый очракта закон нишләргә куша инде?
— Тиешле документларсыз терлек алып кайткан өчен хуҗа кешегә штраф салынды. 2 августта, ял көнне, барлык сарыкларга себер түләмәсенә каршы вакцина ясадык, каннары алынып Казанга лабороториягә тикшерергә җибәрдек. Бар да әйбәт булып бетсә ярый да …
Корбан бәйрәмгә дип әнә шулай бернинди документларсыз әллә кайлардан алып кайталар. Шурабаш авыл җирлегендә дә шундый хәл булды. Бер хуҗалыкта читтән кайтарылган сарыклар, кәҗәләр булуы беленде. Алар белән дә Иске Җөлбидәгечә эш итәргә туры килде. Шушы ук хуҗалыкка төлке керә, эт белән сугыша. Эткә, сарыкларга, кәҗәләргә котыру авыруына каршы вакцина ясалды.
Башка төбәкләрдән мал-туар алып кайту планы белән йөрүчеләр белеп торсыннар: ул терлекләрнең ветеринария белешмәсе булу мәҗбүри, кайда, нәрсә кадалганы күренеп торсын. Алып кайткач та участок ветеринария табибына әйтегез. Маллар 30 көнгә карантинга куела, каннары алына, тикшерелә.
— Читтән терлек алып кайту фактлары турында 3–08–93 номеры белән ветеринария берләшмәсенә хәбәр итсәләр дә әйбәт булыр иде, — ди Р. Фәйзрахманов.
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International