Арчаны парклар бизәячәк

2015 елның 14 августы, җомга
Арчаны парклар бизәячәк
Арчада күпме вакытлар яшәп, шәһәрнең Шәрыкъ өлешендәге паркта булганым юк иде әле. Дөресрәге, бүгенге көнгә кадәр ташландык булып торган паркта. Бер көнне шул якларга барып чыгарга туры килде. Аның зурлыгына, андагы матурлыкка исем–акылым китте.
Төрле яктан агачлар әйләндереп алган, гөлҗимеш- ләр җимеш биргән, кайберләре әле дә берән–сәрән булса да чәчәк атып утыра, уртада ямь–яшел аланлык. Бер генә дә түгел, берничә. Агачлар белән бүлеп алынган. Чәчәктән–чәчәккә кунып, күбәләкләр очып йөри, кошлар сайрый.
– Бу парк 1990нчы елларда барлыкка килде. Бик матур иде. Ул чакта анда футбол, волейбол мәйданчыклары бар иде. Халык шуннан чиләге–чиләге белән гөлҗимеш җыйды, – дип искә ала хезмәт ветераны Мәхмүт Сафин.
Хәзер дә ямен югалтмаган парк. Тик анда керүче генә юк.
– Быел аны чистарту буенча бик күп эш башкарыл- ды, – ди “Көнчыгыш” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин. – Язын ветеринария район берләшмәсе, “Круг” ширкәте хезмәткәрләре, социаль белем бирү академиясе студентлары бик зур көч куйды. Тик менә киләчәге генә ничек булыр?
Бу сорауны без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлевка бирдек.
– Киләсе елга бу паркны яшел зона, алма бакчасы итү планлаштырыла. Коймалап алына, керү юллары эшләнә, берничә эскәмия куела. Кыскасы, халык өчен ял паркы була. Спорт мәйданчыклары булмаячак. Чөнки янында гына немец зираты, ә зират янында шау–шу килү дөрес нәрсә түгел, – диде ул. – Ә менә Шәрыкъ бистәсе мәчете янында Тукай исемендәге паркка нигез быел салыначак. Бу эшне икенче атнада ук башлыйбыз. Биредә Тукай бюсты торачак, ял итү өчен урыннар, балалар мәйданчыгы эшләнәчәк.
Арчабызның чәчәккә күмелүенә сөенеп яшәсәк, парклар булмауга эч поша иде. Менә хәзер ул парклары, ял итү урыннары булган иң матур шәһәргә әвереләчәк.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International