Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Амнистия куллануның башлангыч йомгаклары
2015 елның 14 августы, җомга
Амнистия куллануның башлангыч йомгаклары
Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасының 2015 елның 24 апрелендәге “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы белән бәйле амнистия игълан итү турында”гы карары нигезендә, суд, тикшерү һәм сорау алу, шулай ук җинаять–башкару инспекциясе һәм суд приставлары хезмәте тарафыннан 2015 елның 1 августына амнистия беренче тапкыр зур булмаган (3 елга кадәр иректән мәхрүм итү) һәм уртача авырлыктагы (5 елга кадәр иректән мәхрүм итү) 77 кешегә карата кулланылды.
14 хатын–кыз һәм 2 балигъ булмаган яшүсмер амнис- тияләнде. Мәсәлән, амнистия кулланганчы 2 хатын–кыз РФ Җинаять кодексының 106нчы маддәсе (ананың яңа туган баланы үтерүе) буенча җәза үтә иде, 5 кеше урлау (158нче маддә), 4 кеше мошенниклыкта гаепләнә (159нчы маддә). Балигъ булмаганнар икесе дә чит кеше милкен урлаган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.
Әлеге гуманлы акт кулланылган барлык кешеләрнең 45е иректән мәхрүм итүгә бәйле булмаган җәзага тартылган булган һәм җинаять–башкару инспекциясендә исәптә торган, шул исәптән 14е — төзәтү эшләренә, 8е — иреген чикләүгә, 1се — мәҗбүри эшләргә, калган 22се шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителгән. Шунысын әйтергә кирәк, амнистияләнгән 3 кеше юл–транспорт һәлакәте ясаган өчен җәза үткән, алар җәзаның төп төреннән генә азат ителгән. Чөнки амнистия транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм итү рәвешендәге өстәмә җәзага кагылмый.
Суд 12 очракта шартлы яки иректән мәхрүм итүгә бәйле булмаган җәза билгеләү мөмкинлеген танып, әлеге кешеләрне җәза үтүдән азат итте.
Шул ук вакытта амнистия авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр ясаган өчен хөкем ителүчеләргә, шул исәптән, балигъ булмаганнарга; 2005 елдан соң гаебен кичерү яки амнистия тәртибендә җәзадан азат ителгән һәм яңадан аңлы рәвештә җинаять ясаган кешеләргә; аеруча куркыныч рецидивчы дип танылган яки аеруча куркыныч рецидивта җинаять ясаучыларга; иректән мәхрүм ителү урыннарында яңадан җинаять ясаучыларга; билгеләнгән җәза үтү тәртибен явызларча бозучыларга кагылмый.
Нәкъ менә суд тарафыннан билгеләнгән җәза үтү тәртибен явызларча бозучылар дип танылган 2 хөкем ителгән кешегә карата амнистия турындагы акт кулланылмады.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокуроры урынбасары,
юстиция киңәшчесе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз