Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алда җитди бурычлар
2015 елның 14 августы, җомга
Алда җитди бурычлар
11 августта Арча муниципаль районы икенче чакырылыш район Советының чираттагы илленче утырышы узды. Ул тарихка бу составтагы район Советының соңгы утырышы булып кереп калыр. Киләсе утырыш 13 сентябрь сайлауларыннан соң яңа составта узачак.
Бу утырышта район тормышына кагылышлы ун мәсьәлә каралды. Алар башлыча район Советының хокукый-норматив актларын гамәлдәге законнар белән тәңгәлләштерүгә бәйле. Карарлар белән Арча районының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Утырышны алып баручы район Советы рәисе урынбасары Любовь Осина ТР Президенты һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауга әзерлек чаралары белән таныштырды. Президент вазифасына 4 кандидат теркәлде . Җирле Советларга 172 депутат сайланачак, хәзерге вакытта бу урынга 177 кандидат дәгъва кыла. 138 кандидат “Бердәм Россия” партиясе, 9- “Гадел Россия”, 5- ЛДПР, 4- КПРФ, 2- “Россия коммунистлары” партияләре, 11 кандидат “Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан күрсәтелгән, 8 кандидат үз-үзләрен тәкъдим иткән. 15 августта республикада сайлау алды агитациясе башлана. Бу чорда кандидатларның халык белән очрашулары узачак, мәгълүмат чараларында, шул исәптән безнең газетада да сайлау алды агитация материаллары чыгачак. Арча муниципаль районы территориясендә 62 участок сайлау ко миссия- се эшләячәк. Алар составында 390 кеше исәпләнә. Район территориаль комиссиясе һәм участок комиссияләре эшчәнлеге өчен тиешле шартлар тудырыла. Алар бу җаваплы сәяси вазифаны уңышлы башкарып чыгарга бурычлы.
Соңыннан Любовь Михайловна Арча районының социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдәге хезмәтләре өчен район Советы һәм җирле Советлар депутатларына рәхмәт белдерде. “Узган биш ел безнең өчен киеренке хезмәт чоры булды. Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән дәүләт һәм муниципаль программаларны тормышка ашыру өчен дөрес карарлар кабул итү бездән зур оешканлык таләп итте. Биш ел эчендә район Советының 25 чираттагы һәм шуның кадәр үк чираттан тыш утырышлары үткәрелде, аларда 354 карар кабул ителде. Сезнең күбегез киләсе сайлауларда да кандидат буларак катнаша. Барыгызга да уңышлар телим”, — диде ул.
Шул ук көнне район җитәкчесе Илшат Нуриев предприятие, оешма, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән районда урып-җыю барышына кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде. Илшат Габделфәртович уракны 1 сентябрьгә төгәлләү бурычы куйды. Хуҗалыкларда игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен район халкыннан бердәмлек һәм җитәкчеләрдән хезмәтне дөрес итеп оештыру таләп ителә. Район җитәкчесе юл кырыйларында бөртекләрнең чәчелеп яту фактларына тап булуы турында да әйтте. “Мондый тискәре күренешләргә чик куелырга тиеш”, — диде ул. Якташыбыз, халык язучысы Гариф Ахунов әсәрләрендә тасвирланган элекке елларда җиргә һәм икмәккә булган кадер-хөрмәтне мисал итеп китереп, ата-бабаларыбыздан үрнәк алырга чакырды.
Исрафил Насыйбуллин
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз