Сикертән яшәүчеләре белән очрашу

2015 елның 14 августы, җомга
12 августта Сикертән мәдәни–спорт үзәгендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев шул җирлектә яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуны Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина ачты. Ул җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде. “Ак Барс” агрофирмасы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов бүгенге көндә иң мөһим саналган урып–җыюның барышына тукталды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев район күләмендә барган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштыр- ды. Соңыннан очрашуга килгәннәр өчен үзешчән композитор Илһам Вәлишин, авыл үзешчәннәре катнашында концерт булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International