Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Гүзәллек дөньясында
2015 елның 14 августы, җомга
Гүзәллек дөньясында
Матурлыкны күрә алу гына аз, тудыра белү дә кирәк. Ә аның өчен тырышлык кына җитми, бераз гына булса да хыялыйлык та сорала. Тирә – юньнәрен яшеллеккә күмгән, чәчәкләр патшалыгында утырган, төрле фигуралар ясап, үзенең әкияти дөньясын булдырган кешеләргә сокланам мин. Хезмәтеңне итсәң, көчеңне җәлләмәсәң, фантазияңне эшкә җиксәң генә мондый гүзәллек тудырып була.
Беркөн ”Восточный” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе Ринат Сафин шәһәрдәге Ахунов урамы, 11нче йортка алып барды.
– Гөлфия һәм Ильяс Гафаровлар йорты бу, – диде ул. – Ишегалларыннан гөлбакча ясаганнар, тирә – юньнәрен яшеллеккә күмгәннәр.
Чыннан да, койма буйлап һәм арт якта күп итеп агачлар утыртылган. Хуҗалар әйтүенчә, биредә 300 төп агач үсә. Махсус санадык, бер буйда гына йөзгә якын иде. Каен, нарат, чыршы, гөлҗимеш, миләш һәм башка агач–куаклар инде биек койманы да үтеп киткән. Яңартылып торалар, күрәсең, араларында әле яшь туералар да бар.
– Утыртканда кечкенә генә үсентеләр иде әле, – ди Гөлфия Гафарова. – Ильяс шундый хыялый кеше инде безнең. Шуларны үзе берәмтекләп утыртты, су сибеп үстерде. Нинди генә агач юк бит анда. Чикләвеккә кадәр бар. Гөмбәгә кадәр үсә. Гөмбә дигәннән, иске йортта яшәгәндә мин аларны үзем махсус үстерә идем.
Өйләренә таба юл алабыз. Йорт каршында тип – тигез итеп чабылган яшел хәтфә үлән, арасында туя агачлары көязләнеп утыра. Чиста, пөхтә, матурлык. Хуҗасының нинди булуын беләсең килсә, капка төбенә күз сал, диләр.
– Анда да чәчәкле газон иде. Ильяска ошамады. Яшел газон күңелгә ятыш, ди. Бик тырыш кеше ул. Кулы белмәгән эше юк. Бер минут тик тормый, юк урында да эш таба, – ди Гөлфия ханым.
– Алар икесе дә искиткеч тырышлар, – ди Ильясның апасы Илсөяр Сафина. – Өй эчләренең матурлыгына исең китәрлек. Ә ишегаллары, бакчалары аеруча сокланырлык.
Килешәм, үзебез дә күрдек. Өйләренә үк кермәсәк тә, территорияләрен барлап чык-тык. Тип – тигез итеп чабылган яшел хәтфә үләннән бакчага таба юл алдык. Теплицада тулы тәртип. Бакчага үрмәле гөлдән ясалган яшел арка аша үтәсең. Аннан инде тар сукмак буйлап сине биек булып үскән эре чәчәкле лилияләр озата бара. Андагы чәчәкләрне күреп күзләр камаша. Ничә төрле чәчәк үстерәсез, дигән сорауга Гөлфия ханым төгәл җавап та бирә алмады. Шунысы кызык, чәчәкләр белән дә Ильяс шөгыльләнә икән.
Ильяс Гафаров үзе лаеклы ялда, ә Гөлфия ханым 30 ел инде шәфкать туташы. Аны белмәгән кеше юктыр да, полик- линикада, психиатр кабинетында утыра ул. Арып – талып кайта да, үз патшалыгында җан рәхәтлеге ала, бакчада эшләүдән тәм таба.
– Мин үзем Васильеводан. Быел әти – әнине дә Арчага алып кайттык. Фатир сатып алдылар. Тик үз йортлары белән яшәргә күнеккән кешеләрнең фатирда тик ятасылары киләмени. Безгә килеп булышып йөриләр. Быел теплица хезмәте минем кулга тимәде дә, әти карады, – ди Гөлфия Гафарова.
Үзләренең 20 сутый җирләре белән генә чикләнеп калмыйча, Урта Бирәзәдә яшәгән кызлары Лианага да ярдәм итәргә вакыт табалар. Андагы 25 сутый мәйданны биләгән учас- токны карап бетерергә дә кирәк бит. Ильяс анда да кияве белән бергәләп 400 төп агач үсентеләре утырткан. Җир яраткан, матурлыкка омтылган, тирә – юнен яшеллеккә күмүдән тәм тапкан кеше өчен мондый мөмкинлек күктән төшкән бәхеткә, кошлар кышын кар астыннан эзләп тапкан җимгә тиң шул.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз