Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Якты эзе калды
2015 елның 14 августы, җомга
Якты эзе калды
Арчада журналист, шагыйрь, РСФСРның атказанган төзүчесе Вазыйх Рәхимовка 80 яшь тулу уңаеннан, искә алу кичәсе узды.
“Казан арты” тарих–этнография музеена Вазыйх абыйның якыннары: хатыны Саҗидә апа, балалары, оныклары, бертуганнары, Әтнә районы Кышлау авылыннан авылдашлары, туганнан туганнары һәм аның иҗатын хөрмәт иткән райондашлары җыелган иде.
Әдәби кичәне Расих Галимҗанов башкаруындагы җырлар, Вазыйх абый язган шигырьләр ямьләндерде.
Озак еллар туган ягына хезмәт иткән Вазыйх абыйны барча район халкы, әтнәлеләр белә, аның белән горурланып яшиләр. Беренчедән, аның җитәкчелегендә (Вазыйх Рәхимов МСОда прораб булып эшләгән) төзелгән биналар Арчаны бүген дә балкытып утырса, 70–90нчы еллардагы иҗат җимеш- ләре район, республика матбугатында басылып, халыкның яраткан авторына әйләнде ул. Җитди, аз сүзле, таләпчән төзүче шундый шигырьләр иҗат итсен әле! Белгән кешеләр, якыннары һәммәсе Вазыйх абыйны “аз сүзле иде”, дип искә ала. Менә шул теле белән әйтмәгән сүзләре кәгазь битләренә күчкәндер дә инде.
Якыннарның истәлекләре бихисап, сөйләшсәң, көннәр буе искә төшереп утырырлык. Кышлаулылар авылдашлары Вазыйх абый белән аралашып яшәүләре белән бәхетле. “Вазыйх абый кайнатамның энесе, — дип сөйли авылның мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Шакирова. — Бу гаиләдә туганнарның бер–берсенә хөрмәт, ихтирамы сокландыра торган. Туганлык җебе буыннан буынга килә бу гаиләдә. Вазыйх абый гади, эчкерсез кеше иде, шигырьләрендә дә шул сыйфатлары чагыла”. Авылдашлары Вазыйх абыйның туган ягына, табигатькә багышланган шигырьләрен укып, шагыйрьнең туган җиренә булган мәхәббәтен кабат ачты сыман. Ә туганнан туганы — Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты Фирдәвес Зариповның баянда, тальянда, гармунда уйнап арчалыларга бүләк итүе бәйрәмне тагын да ямьләде. Шакировларның нәселе зур булуы белән (Вазыйх абыйны әтисе исеме белән Рәхимов дип яздырганнар, калган туганнары Шакировлар булып йөри), авылда әлеге нәселнең күплеге һәм сәнгать җанлы булуы белән аерылып тора.
Балачагы авыр сугыш елларына туры килсә дә, шагыйрь әдәбиятны, сәнгатьне яратып үсеп, шулар белән күңелен тутырып, үзенә юл ярып яши. “Без 6 бала үстек, — дип сөйли энесе Рәшит Шакиров. — Авыл җирендә эш күп, әлбәттә. Абый каникул вакытларында китап укыса, әни әрли торган иде үзен. Ләкин абый барыбер качып укый. Ул күрше авылдан язучылар Нәҗип Мадьяров, Хәкимҗан Халиков белән аралашып яшәде”.
Тормыш иптәше Саҗидә апаның күңелендә гаилә тормышындагы кадерле истәлекләре бихисап күп. Язмышының Вазыйх абый белән бәйләнүенә рәхмәтле Казахстанда туып үскән кыз. Бүген ул сагыну тулы истәлекләр белән яши. Ярый әле сагыш бушлыгын тутырырга янда балалар, оныклар бар.
Саҗидә атлы гүзәлне армиядә хезмәт иткән чагында уволньнениегә чыккач очрата Вазыйх абый. Бер күрүдә гашыйк булу хыялый күңелне айкап ташлагандай була. Егет һаман кыз белән очрашулар эзли. Очрашулар кино–концертларда дәвам итә. “Ул һаман иптәш кызым белән мине киноларга чакыргач ояла идем. Үзенә юк акчага солдат безне кинога чакыра бит, дип кайчак билетны үзебез алып куя идек. Бервакыт Вазыйхка бу турыда әйткәч, “Мин шигырьләр язам, шулар өчен газета–журналлардан гонорар килә”, — диде, – дип сөйли ул. Казахстанда туган гаилә 10 елдан соң Арчага кайтып төпләнә. Туган ягын сагынуга түзә алмый Вазыйх абый.
Вазыйх абыйның юбилеена, иганәче — “Арча МСО”сы ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин ярдәме белән иҗат җимешләре тупланган шигырьләр җыентыгы дөнья күргән. Төзүче буларак, Вазыйх абый үзвакытында яшь белгеч Зиннур Нурулла улына төзүче һөнәренең нечкәлекләрен, документлар белән эш итәргә өйрәткән булган. Бүген инде җитәкче булган өйрәнчек әлеге кичәдә аңа рәхмәтле булуын җиткерде. Ә китаплар районның гына түгел, Әтнә китапханәләренә, мәктәп- ләргә бүләк итеп бирелде. Димәк, Вазыйх Рәхимовның иҗаты белән килер буыннар да танышачак, төзүче, иҗат әһеле белән бер туфракта туып үсүе белән горурланып яшәячәк әле.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2025 елның 8-12 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур булыр дип көтелә (4 класс). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 8 май
8 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с тизлектәге җилнең көчәюе көтелә, локаль рәвештә боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Сезгә җиткерәбез, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ Константиновка ЛПУМГ 2026 елгы капиталь ремонт планы нигезендә магистраль газүткәргечтә Арча, Яңа Кырлай, Учли һәм Үрнәк ГРСЛАРЫН тулысынча сүндереп, объектларны газ белән тәэмин итә торган техник җайланмаларны алыштыру буенча план-кисәтү эшләре планлаштырыла.Арча муниципаль районының pt. Газүткәргеч узелларын алыштыру буенча эшләр «Газпром трансгаз Казан»ҖЧҖ буенча эшләр реестрына кертелгән.Шуңа бәйле рәвештә Арча муниципаль районының газлаштырылган торак пунктларына һәм объектларына газ бирү вакытлыча туктатылачак (кушымта нигезендә), эшләрне башкаруның якынча вакыты һәм датасы күрсәтеләчәк. Шулай ук хәбәр итәбез, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы объектлары алдан ук сүндереләчәк дип хәбәр ителгән иде.
6
май, 2026 ел
Мәгълүмати белешмә «Кадрлар резервы»Республика проекты турында
2009 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан бергәләп «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Кадрлар резервы» республика яшьләр проекты (алда – Проект) гамәлгә ашырыла. "Кадрлар резервы" - Татарстан Республикасы яшьләренең үз-үзләрен тормышка ашыруына шартлар тудыручы озак сроклы үсеш программасы, хезмәт һәм мәгариф мобильлеген стимуллаштыра һәм яшь гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итә. 2026 елда» Кадрлар резервы " Республика проекты җибәреләчәк Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен (алга таба – гмп) гамәлгә ашыру өчен кадрлар формалаштыруга һәм үстерүгә. Әлеге Проект катнашучыларның төп компетенцияләрен үстерергә ярдәм итәчәк, алар киләчәктә республика проектлары һәм оешмалары командаларының потенциаль әгъзалары булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз