Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Белем баланың башында булырга тиеш
2015 елның 14 августы, җомга
Белем баланың башында булырга тиеш
Быел республикада 11нче сыйныфны тәмамлаган 138 укучы белешмә белән генә чыккан. Арча районында узган ел андыйлар бишәү иде. — Бездә быел укучыларның барысы да аттестат алу бәхетенә иреште, — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. — Бу безнең барыбыз өчен дә сөенечле вакыйга.
Ә бит ел башында математика буенча үткәрелгән сынаулык Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре күңелләргә шактый шөбһә салган: 62 икеле булыр дип берәү дә уйламаган.
— Тиз арада кайбер чаралар күрергә туры килде, — дип дәвам итә җитәкче. — Икеле алган укучыларны зур тәҗрибә туплаган, тирән белемле, абруйлы, иң көчле укытучыларга беркеттек, алар зоналарга бүленеп Арчаның 2нче номерлы урта мәктәбе, Арчаның 5нче номерлы гимназиясе, Яңа Кенәр лицее базасында шөгыльләнделәр. Казандагы белем сыйфатына бәя бирү үзәге белән берлектә ике атна саен сынаулык Бердәм дәүләт имтиханы бирү оештырылды. Нәтиҗәләр уңай дип әйтергә була. Төп имтиханда уртача балл республиканыкыннан түбәнрәк, әмма начар түгел.
Башка фәннәргә килсәк, рус теле, география, тарих буенча уртача баллар республиканыкыннан югарырак. Рус әдәбияты буенча аеруча югары. 2014 елда район әлеге күрсәткеч буенча 48нче урында, ә быел 59 балл (республиканыкы — 57,8) булган. Укучылар физиканы да әйбәт тапшырган.
— База математикасы буенча безнең район урталыкта — 23 нче урында, — ди Зөлфәт Миннефәр улы. — Ә менә профильле математика буенча 35 нче урын һич тә бизәми. Быел сайлаган вакытта математиканың база өлеше җиңелрәк иде, әлеге мөмкинлектән файдаланган укучылар имтиханны әйбәтрәк бирделәр. Профильле математика — авыр фән, аңа һәркемнең дә “теше” үтми, киләчәктә сайлаган вакытта моны искә алсыннар иде.
— Мәктәпләр арасында кайсылары алдыра, кемнәр калыша?
— Бердәм дәүләт имтиханнарында рус теле буенча Арчаның 1нче, 7нче һәм Түбән Мәтәскә мәктәпләре алда. Яңа Кырлай, Наласа урта мәктәпләре артта.
Математика буенча Түбән Мәтәскә, Наласа, Яңа Кенәр урта мәктәпләре — лидерлар. Яңа Кырлай урта мәктәбе — 29,8, Курса Почмак урта мәктәбе — 32,42, Апаз урта мәктәбе — 36,36 гына балл җыйды (районныкы — 46,54 балл).
Укучылар үз теләкләре белән сайлап алган фәннәр буенча, Арчаның беренче номерлы урта мәктәбе, Шушмабаш, Ашытбаш урта мәктәпләре алдынгы урыннарда.
— Ата–аналар балаларына беренче сыйныфтан башлап тырышып укырга тиешлекләрен төшендерергә, ә укытучылар яхшылап укытырга тиеш, — ди З. Дәүләтбаев. — Имтихан вакытында гына кабалану уңышка китерми, белем баланың башында булырга тиеш.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе Арча районында Бердәм дәүләт имтиханнары оештыруны уңай яктан бәяләде, закон бозулар булмады. Мәгариф идарәсе 2015 елда укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясен сыйфатлы оештыр- ган өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Районда елдагыча ресурс үзәкләре —Арчаның 1, 2 нче, Шушмабаш, Яңа Кенәр урта мәктәпләрендә дәрестән соң база мәйданчыклары эшләячәк. Ата–аналар балаларны әлеге үзәкләргә йөртеп БДИ бирү урыннары белән алдан таныштыра тора алалар.
— Мәктәпләр яңа уку елына нинди әзерлек белән киләләр?
— Без комиссия белән барлык мәктәпләрдә йөреп чыктык. Яңа спорт мәйданчыклары куелган, пөхтә, чиста, үләне чабылган. Барлык таләпләр үтәлергә тиеш. Ашханәләрдә янгынга каршы тимер ишекләр булуы шарт, беркайда да ачык электр чыбыклары булырга тиеш түгел. Зур мәктәпләрдә чорма ишекләре дә тимер булырга тиеш. Менә шулай һәр әйберне карап чыктык. Мәктәпләр бик әйбәт әзерләнгән. Һәр мәктәптә Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган стендлар куелган. Шушмабаш урта мәктәбендә, Пөшәңгәр мәктәбендә аеруча күңел җылысы биреп әзерләнгәннәр. Югары Масра башлангыч мәктәбендә бер укытучы эшли — мәктәп гөлбакча эчендә утыра. Ашытбаш, Лесхоз, Түбән Мәтәскә, Наласа урта мәктәпләре бик яхшы тәэсир кал- дырды.
Кайбер мәктәпләрдә булган кимчелекләрне 20 августка кадәр төзәтү бурычы куелды.
Министр урынбасары Лариса Сулима җитәкчелегендәге республика комиссиясе җирәбә салып Арчаның 5нче гимназиясен, 2нче урта мәктәп, Түбән Аты, Лесхоз, Яңа Кишет мәктәпләрен, педагогика көллиятен, аграр лицейны карады. Педагогика көллияте республика финалына үтте.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз