Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алар иген үстерә, калалар төзи
2015 елның 14 августы, җомга
Алар иген үстерә, калалар төзи
Татарстан Франция һәм Бельгияне отып WordSkills Competition үткәрү хокукын алды. 2019 елда эшче һөнәрләр буенча чемпионат Казанда үтәчәк.
Россия 2019 елда эшче һөнәрләр осталыгы буенча WordSkills дөнья чемпионатын Казанда кабул итәчәк. Сан-Паулуда дүшәмбе көнне WordSkills International генераль ассамблеясендә халыкара жюри шундый карар кабул итте. Татарстан делегациясен республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чемпионатны үз территориясендә кабул итү хокукы өчен шулай ук Париж һәм Бельгия Шарлеруары көрәште, әмма жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш бирде.
Эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү, сүз дә юк, турыдан туры икътисадны үстерүгә бәйләнгән, ә бу республика җитәкчелеге һәм аның лидеры Рөстәм Миңнеханов алга куя торган иң өстенлекле бурычларның берсе.
Татарстан җитәкчелеге, республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм югары уку йортлары белән берлектә, эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм үстерү белән кызыксына. Узган ел Татарстанда 5 ресурс үзәге барлыкка килде, быел тагын 5әү ачылачак. Республикада барысы 25 иң заманча ресурс үзәкләре булачак. Көллиятләр һәм югары уку йортлары җирле товар җитештерүчеләр белән бөтенләй башка элемтә урнаштырдылар.
Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен үстерүгә Арча районында да зур игътибар бирелә. Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә район җитәкчесе Илшат Нуриев мәктәп территорияләренә эшкә яраклы булудан туктаган комбайн, трактор, машиналарны куярга киңәш итте. “Балалар кечкенәдән күреп үсеннәр, кызыксынсыннар, киләчәктә аларга һөнәр сайлаганда моның ярдәме булмый калмас”, — диде.
Район җитәкчесенең механизатор кадрлар турында борчылуы юкка түгел. Чөнки вакыт аяусыз, тәҗрибә туплаган өлкәннәр сафын тулыландыра барырга, алмашчылар әзерләргә кирәк.
— Быел районда 30 яшькә кадәрге 18 комбайнчы эшли, — ди яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов. — Без аларның һәрберсен күз уңында тотабыз, матур күрсәткечләргә ирешүләрен күреп куанабыз.
Зиннур Сәгыйтов яшь комбайнчыларның хәлләрен белеп тора, 12 августта ул “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуларына барып алдынгыларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Егетләрнең вакытлары бик тыгыз, ашлык бушаткан арада гына сөйләшеп алабыз.
— Мин авылымны бик яратам, — ди Илшат Мәһдиев. — Табигате искиткеч, тырышкан кеше авылда да начар яшәми.
— Мин 5нче сыйныфтан комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым, — ди Айрат Шәфыйков. — Хәзер менә үзем өлкән комбайнчы, энем — ярдәмчем.
Илшат үзешчән артист, Айрат — көрәшче дә әле.
Бу көнне алар белән бергә Фәнзил Минсафин, Раил Фәйзрахманов, Алмаз Котдусов та буләк алды.
Элегрәк мәктәпләрдә тракторчыга өйрәтү сыйныфлары бар иде. Шәхси эшмәкәр Айдар Сабиров менә шуларны торгызу идеясе белән янып йөри.
— Түбән Мәтәскә урта мәктәбе базасында ачып җибәрәбез аны, — ди ул. — Балалар шулай ук тегүче, машина белән сыер савучы һөнәрләренә өйрәнәчәк.
Мәктәптән соң теләге булганнарны Үрнәктә агросәнәгать көллияте көтә. Анда заманча техника белән идарә итәргә өйрәтәләр, тракторчы–машинистлар, механиклар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, сатучылар, аш пешерүчеләр әзерлиләр.
Көллиятнең Арчада филиалы бар, ул төзүче һөнәрләренә өйрәтә.
— Әлеге филиалны тәмамлаучыларны без көтеп алабыз, аларны безнең күп объектларда очратырга мөмкин, — ди “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев. — Бик әзер- лекле һөнәр ияләре: ташчылар, монтажчылар, эретеп ябыштыручылар, шомартучы–буяучылар әзерләп чыгаралар. Мин әлеге филиалда эшләүчеләргә “Ярый әле, сез бар!” — дип әйтәм.
Безнең яшьләребез үз бәхетләрен республикада, туган авылларында, шәһәрдә намус белән, тырышып хезмәт итеп таба. Бүген эшче һөнәрләрнең кадере арта. Республика җитәкчелегенең тырышлыгы да шуңа юнәлдерелгән, яшьләребез иртәгә көнгә ышаныч белән карый.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз