Татарстанда 1 млн. 397,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык заданиенең 58,2%ы
2015 елның 17 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасында 2015 елның 14 августына 1 млн. 397,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык заданиенең 58,2%ын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы ике атнада 141,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, социаль ипотека программасы буенча Татарстанда гомуми мәйданы 105,9 мең кв. метр булган 1787 фатирлы 81 йорт гамәлгә кертелде. Соңгы ике атнада гомуми мәйданы 6 мең 388 кв. метр булган 109 фатирлы 12 объект тапшырылды. Төзелүче объектлардан 48 объект төзелеп бетеп килә; уртача әзерлектә - 15 объект; түбән дәрәҗәдә - 4 объект. Бу дүрт объект аерым игътибар таләп итә, диде Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ башлыгы, чөнки алар графиктан калыша. Авырлыклар юк, диде ул, дисциплинаны яхшыртырга һәм объектларда эшләүче төзүчеләр санын арттырырга кирәк.
Аренда торагы төзелеше программасы буенча гомуми мәйданы 21 мең 559 кв. метрлы 5 йорт эксплуатациягә тапшырылган (2015 елда гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метрлы 21 торак йорт төзү планлаштырылган).
Шулай ук «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллин объектлар төзү ситуациясе турында хәбәр итте.