Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Халык белән бергә
2015 елның 19 августы, чәршәмбе
Халык белән бергә
Шәһәребезнең “Питомник” һәм “Үзәк” территориаль җәмәгать үзидарәләре (ТҖҮ) республика бәйгесендә җиңү яуладылар.
“Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе” республика бәйгесендә “Үзәк” ТҖҮсе икенче һәм “Питомник” ТҖҮсе бишенче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Бүген әлеге ТҖҮләр җитәкчеләре Рәмзия Хәмидуллина белән Ибраһим Сабиров редакциядә кунакта. Алар белән башкарган эшләре турында әңгәмә корабыз.
Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт?
– Йортлар яны территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү буенча эшлибез. Күпфатирлы йортлар янында бу юнәлештә торак милекчеләре ширкәте эш алып бара. Ә менә шәхси йортлар читтә кала. Шуңа аларга да игътибарны юнәлтергә булдык, – ди Ибраһим Сабиров.
– Ишек аллары гына түгел, капка төпләре дә яшеллеккә, чәчәккә күмелгән йортлар бар. Матур. Сокланып карап торырлык. Шундый гүзәллек тудыру өчен вакытларын, көчләрен кызганмаганнар икән, димәк, йорт хуҗалары шуннан тәм таба, – дип сүзгә кушыла Рәмзия Шәриповна. – Халык та хәзер матурлыкка омтыла. Күптән түгел Свердлов урамында яшәүчеләр уртак көч белән балалар мәйданчыгын төзекләндерде. Яше–карты, баласы–чагасы–бөтен кеше чыкты. Чишмәләр янын, паркларны чистартуга да зур өлеш кертелде.
Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре халыкны социаль яклау буенча да зур эш башкаралар. Үз территорияләрендәге бер генә караучысыз калган өлкән яшьтәге кешене дә, күп балалы гаиләне дә игътибарсыз калдырмыйлар.
– Һәр йортка кереп танышып йөрүнең уңай яклары да бар. Урамда күреп, исәнләшеп киткәндә генә кешенең уй–кичерешләрен белеп бетереп булмый. Ә монда алар ачылып китә, шатлыклары, кайгы–хәсрәтләре белән уртаклаша, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Эш дәверендә шуны аңладык, кешегә иң беренче чиратта игътибар кирәк икән. Бигрәк тә өлкәннәргә. Ашау–эчү дә хәзер проблема түгел, кием–салым да җитәрлек. Ә менә игътибар җитеп бетми, – ди Ибраһим Сабиров.
– Ә сез нинди ярдәм күрсәтә аласыз?
– Аларга ярдәм итүләрен сорап ТҖҮ исеменнән җитәкчеләр янына гозер белән керәбез. Алар үзләре я җитәкчеләр янына йөрүдән уңайсызлана, я кая, кем янына керәсен белми. Мәсәлән, өлкәннәр көне якынлаша. Оешмалары таркалган кешеләр бар. Гомер буе эшләп, искә алучы да юклыктан зарланалар. Халыкны социаль яклау бүлегенә кереп, аларны бүләк бирүчеләр исемлегенә кертәбез. Оешмаларга барып, юбилейларын билгеләп үтүләрен сорыйбыз. Быел Роза Абдуллина белән Миннехан Зиннатовның юбилейларын үткәрдек. Ялгыз әбиләргә караучылар табарга ярдәм итәбез. Дөрес, түләүле, әмма аларны табасы да бар бит. Бәйрәмнәрдә өйләргә йөреп бүләкләр өләшү, кичәләргә чакыру, алтын юбилярларны табу, Яңа елда Кыш бабай күчтәнәчләре тарату, төрле рәсми кәгазьләр өләшү, хәтта вафат булган ялгыз әби–бабайларны җирләүне оештыруга да үз өлешебезне кертәбез, – ди Рәмзия Хәмидуллина.
Нәсимә Гарифуллина Питомникта ел да урам бәйрәмнәре оештыра. Ибраһим Сабиров башлап йөрүчеләрнең берсе. Сабантуйга бүләкләр җыйдылар, Рәмзия Хәмидуллина әйдәп йөрүчеләрдән иде. Энергетиклар, Кызыл Бистә урамнарында ел да корбан бәйрәмендә урамда аш үткәрү традициягә әверелде. Быел аларга Свердлов урамы да кушылырга уйлый. Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре җитәкчеләре монда да читтә калмый. ТАССРның 90 еллыгы урамындагы (“Көнбатыш” ТҖҮсе) Халыкара күршеләр көне билгеләп үтелде. Бу да ТҖҮ җитәкчесе тырышлыгыгыннан башка узмады. Болар бар да күзгә күренми торган вак эшләр сыман, әмма шул ук вакытта халык ихтыяҗ- ларын канәгатьләндерү максатыннан башкарылуы белән дәрәҗәле дә.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз