“Мәктәпкә әзерләнергә булыш”

2015 елның 19 августы, чәршәмбе
Алсу Мифтахова улы Ирекне ялгызы гына үстерә. Быел беренче сыйныфка барачак Ирек, аз керемле гаиләдә тәрбияләнүе сәбәпле, “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе кысаларында мәктәп букчасына ия булды.
Иреккә һәм тагын 17 балага букчаларны тантаналы шартларда Арчаның 2 нче мәктәбе бинасында район башлыгы урынбасары Любовь Осина, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, Арчаның 2 нче мәктәбе директоры Руслан Низамов тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International