Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Югалтуларсыз булмастыр, әмма...
2015 елның 19 августы, чәршәмбе
Югалтуларсыз булмастыр, әмма...
Арчадан Акчишмә авылына барып җиткәнче берничә тапкыр яңгыр явып үтте. Августта уттай урак өсте булырга тиеш тә бит, әмма нәкъ көзге һава, килә ява, килә ява ияләнде бер болыт. Аптыраган халык, бәлки август белән сентябрь урыннарын алышканнардыр, дип юрап куя.
Ингел Сәйфетдинов Акчишмәгә Ашытбаштан килеп эшли. “Быел эшли алырмы дип борчылган идем, аларның гаиләсе бик авыр хәлдә калган иде бит”, — ди хуҗалык җитәкчесе Газинур Сафин.
Ашытбашта язгы якта өч хуҗалык янды, Сәйфетдиновлар бөтенләй бернәрсәсез калган иде. “Йорт сатып алдык, әкренләп бар да җайлана”, — ди Ингел.
Хуҗалык җитәкчесе яңгыр шушы басуда гына яумады дип куанып торганда болытлар монда да килеп җитте.
— Хәзер үтеп китә, бераздан җилли ул, — ди Ингел Сәйфетдинов.
Әнә шулай күккә карап эш итәргә туры килә быелгы уракта. “Мәрҗани” ширкәтенең юл буендагы басуында да комбайннар тезелешеп яңгыр үткәнне көтеп тора. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов әлеге хуҗалыкның яшь комбайнчысы Илфат Хәбибуллинга бүләк алып килгән иде. Илфат югары белемле белгеч, студент вакытта ук трактор ясап бөтен республикага танылган иде ул. Һәр елны урак өстендә комбайнга утыра, әнә шулай бүләк алырлык, үрнәк булырлык итеп эшли.
“Аю” ширкәтеннән бүләккә лаек булган Фәнил Мөхәммәтшин да хуҗалыкның инженеры булып чыкты.
Узган атнада урып–җыю буенча хуҗалыклар арасында иң югары күрсәткечкә “Татарстан” ширкәте иреште. Аның җитәкчесе Рүзәл Мәрдановка район җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Бер атна эчендә игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 46,2 центнер уңыш җыеп алган “Кырлай” ширкәте баш агрономы Данил Шәяхмәтов, комбайннар иң югары җитештерүчәнлеккә ирешкән өчен “Татарстан” ширкәте баш инженеры Альбирт Фәрухов, өч көндә иң күп ашлык суктырган өчен “Кырлай” ширкәте комбайнчылары Нияз Сибаев, Расих Галимҗанов, “Арча” ширкәте комбайнчысы Азат Фәттахов шундый бүләкләргә лаек булдылар.
Шундый кызыксындыру чаралары көзге чәчү һәм туфрак эшкәртү буенча да кулланылачак.
18 августка район хуҗалыкларында 26169 гектардагы игеннәр (52,9 процент) урып–җыелды. “Курса МТСы” ширкәтендә ул — 73,4, “Татарстан” ширкәтендә — 71,7, “Ватан”да — 71,1 процент.
Иң түбән күрсәткеч Сафиуллин хуҗалыгында — 18,6 процент кына.
Район буенча бер гектардан уртача уңыш — 27,8 центнер. “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә 43–42,4 центнер чыга. Иң түбән уңыш “Арча”, “Мәрҗани” ширкәтләрендә — 15,6–18 центнер.
“Ватан” ширкәте 53 процент күләмдә сабан культуралары орлыклары салып куйды. “Татарстан”, “Аю”, “Кырлай”, “Игенче”, “Северный”, “Мәрҗани” ширкәтләрендә шактый орлык салынды. Алты хуҗалыкта бу эшкә керешмәделәр әле.
Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык мәкале. Басудагы югалтулар соңрак коелган бөртекләр тишелеп чыккач күренәчәк. Ә менә юл буйларында коелган ашлыкны күрми калу мөмкин түгел. Ерак барасы юк — Зур Бирәзә авылы уртасындагы юл буйларына игътибар итегез әле!
Район буенча 5132 гектарда (26200 гектар чәчәсе бар) көзге культуралар чәчелде. Шуның 1227 гектары — “Мәрҗани”, 1038 гектары — “Татарстан”, 1000 гектары “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз