Мөнәвәрә Сабировага 100 яшь

2015 елның 21 августы, җомга
Мөнәвәрә Сабировага 100 яшь
Аны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев котлады, ил башлыгы, район җитәкчесе котлауларын ирештерде.
Капка төбендә безне Мөнәвәрә әбинең улы Илгизәр, өйдә кызы Фәния каршы алды.
– Әнине карарга Илгизәргә булышыйм, дип кайттым. Үзем Казанда яшим, күптәннән лаеклы ялда. Атна саен монда инде мин. Соңгы 2–3 айда әни урын өстенә дә ятты бит әле, – диде Фәния ханым. – Ул гомере буе эшләде дә эшләде. Кич бакчадагы, ишегалдындагы эшләрен бетереп кергәндә кичке сигезләр була иде. Капка төбендә утырган кешеләргә аптырый иде ул. 98 яшенә кадәр телевизордан барлык яңалыкны тыңлап барды, безгә булыша алмаганына эче пошты. Бәрәңге әрчеп, савыт–саба юып йөрүенә каршы килмәдек инде, ахырдан кабаттан үзебез эшләсәк тә.
Мөнәвәрә Сабирова 1915 елда Яңа Масра авылында күп балалы гаиләдә туа, иң олысы һәм иң озак яшәгәне ул. Дүрт энесе сугышта һәлак була. Мәктәптә укымый, шуңа укый–яза да белми. Латинича бераз укыштыргалый.
– Ул чакта уку кайгысы булганмыни. Балаларны карап үстерешергә дә кирәк бит. Аннан Казилегә кияүгә чыккан. 1939нчы елны әтине фин сугышына алып киткәннәр. Озакламый Бөек Ватан сугышы башланган. Ул чордагы авырлыкларны еш искә төшерә иде әни. Үгезләр җигеп, немец әсирләрен штабельләп арбага төяп, күмәргә ташыганнарын бик яхшы хәтерли ул, – ди Фәния ханым.
Шул китүдән ире Салих яраланып госпитальләрдә ятып, 1946нчы елны гына өенә кайта. Инвалидлык алырга кушалар үзенә. Мин инвалид түгел, дип каршы килә. Йорт төзеп чыгалар. Салих абый башта колхозда, күпер төзүдә, аннан авторотада эшли. 1992нче елда вафат була.
– Исән–сау кайтсам, хатынымны эшләтмәс идем, дигән әти, – ди Фәния ханым. – Эшләрлек тә булмагандыр инде ул. Башта бер–бер артлы балалар туды, аннан әти урын өстенә ятты. Бик сабыр булды инде безнең әни. Чын әүлия. Әти сугыштан бик нервлы булып кайтты, эчәргә ярата башлады. Әни барына да түзде, эштә рәхәтлек тапты. Тормыш та җиңелләрдән булмады, очны–очка ялгап бардык. Аннан 1958 елны 17 яшемдә мин Казанга китеп заводка эшкә кердем. Көчемнән килгәнчә ярдәм итә башладым.
– Мөнәвәрә әбинең озак яшәвенең сере нидә дип уйлыйсыз?
Бу сорауга улы Илгизәр җавап бирде.
– Беләсезме, ул бервакытта да шикәр белән чәй эчмәде. Конфет китеп каба иде дә, шуның белән шул. Өстәлдә тоз- лаган балык булмаса, ашарга берни юк, дия иде. Бәлкем, шуларның да файдасы булгандыр.
Гөлсинә Зиннәтова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International