Яшь белгечләр, сезнең өчен

2015 елның 21 августы, җомга
Яшь белгечләр, сезнең өчен
Районнардагы дәүләт ветеринария берләшмәләренә эшкә кабул ителгән яшь белгечләргә (30 яшькә кадәр) өч ел дәвамында ай саен өстәмә акча түләячәкләр. Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе шундый карар кабул итте.
— Шушы юнәлештә алган югары белемле белгечкә — 10, урта махсус һөнәри белемле белгечкә — 8, махсус белеме булмаган хезмәткәргә 5 мең сум түләнәчәк, — ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. — Ветеринария өлкәсендә эшләргә теләүче яшь белгечләр социаль–көнкүреш шартларын яхшырту өчен дә ярдәм алачак. Әгәр хезмәткәрнең махсус белеме юк икән, бер тапкыр ул — 15, урта махсус белемле булса — 25, шушы юнәлештәге югары белемле белгеч 35 мең сум алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International