”Игътибар–балалар!“ айлыгы үткәрелә

2015 елның 21 августы, җомга
”Игътибар–балалар!“ айлыгы үткәрелә
Балаларның имгәнүен булдырмау, балалар һәм яшүсмерләргә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы күнекмәләрен исләренә төшерү максатыннан 2015 елның 15 августыннан 15 сентябренә кадәр “Игътибар–балалар” айлыгы үткәрелә. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юлларда рейдлар, алар катнашында төрле чаралар–әңгәмәләр, ата–аналар җыелышлары, бәйгеләр уздырыла. 12 яшькәчә балаларны машина салонында махсус җайланмасыз йөрткән өчен Россия Федерациясенең административ хокук бозулар Кодексының 12.23 маддәсе, 3 бүлеге нигезендә 3000 сум штраф салына. Җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен штраф күләме 1500 сум. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар да игътибарсыз калмый. Аларга махсус карточкалар төзелә һәм укыган мәктәпләренә җибәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International