“Шатлык” балалар сәламәтлек лагеренда

2015 елның 21 августы, җомга
Быел район территориясендә урнашкан “Шатлык” балалар сәламәтлек лагеренда өч сменада 70әр, барлыгы 210 бала ял итте. Беренче смена балалары үзләрен сәламәтлекне кайгыртуга корылган осталык сыйныфларында сынаса, икенче сменадагылар иҗат буенча белемнәрен тирәнәйтте. Ә өченче смена балалары инглиз теле буенча шөгыльләнде. Аларга телне тирәнтен өйрәнүгә корылган тематик уеннар, конкурсларда тәкъдим ителде. Шулай ук балалар наркотикларга каршы көрәш, спорт, янгын сүндерү хезмәте, коррупциягә каршы көрәш өлкәләрендә хезмәт куючылар, район иҗтимагый советы әгъзалары белән очрашып, мәгълүмат, дәресләр алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International