Министр урынбасары социаль хезмәткәрләр белән очрашты

2015 елның 21 августы, җомга
Министр урынбасары социаль хезмәткәрләр белән очрашты
18 августта “Казан арты” тарих–этнография музеенда социаль хезмәткәрләр Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова белән очрашты. Ирина Юльевнаның Арчага беренче килүе генә түгел. Ул безнең төбәктә еш була һәм социаль объектларның хәле белән даими танышып бара. Бу юлы очрашу алдыннан ул “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә булды, инвалид балаларга тудырылган уңайлы мохит белән кызыксынды һәм аннан үзенең канәгать калуын белдерде. Очрашудан соң Ирина Просвирякова, район башлыгы урынбасары Любовь Осина, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев белән Яңа Кенәргә барып, тыл һәм хезмәт ветераны Марзыя Низамованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар, Россия Президенты Владимир Путинның, район җитәкчесенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International