Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кем күпме түли?
2015 елның 21 августы, җомга
Кем күпме түли?
2015 елның 18 августына
Кайсы авылда сөт өчен күпме түлиләр дигән сорау белән газета укучыларга мөрәҗәгать иткән идек. Шалтыратучылар күп булды.
Сөт җыючыларның да күбесе белән танышып беттек. Чөнки бәянең нинди булуы күп очракта аларга бәйле. Сөйләшүләр һәрвакытта да дустанә булып бетми, мәсәлән, апрель аеннан бирле сөт акчасын түләмәгән кеше белән ничек дуслашасың инде?
Иске Ашытта берничә ай акча ала алмый йөдәгән кешегә булышырга туры килде. Сөт җыючы ханым: “Газетага язмагыз, түләп бетерәм мин аны”, — дип редакциягә кереп чыкты. Бу юлы сүзендә торган, түләп бетерде, дигән хәбәр алдык.
Шуның белән шул дигән идек, Югары Оры авылыннан Фәнис Гыйматдинов та шул ук сөт җыючыдан берничә ай буе җыелган 20 мең сумлап акчасын ала алмый газап- лана икән. “Телефонын алмый, аптырагач, болай гына калдырмыйм, прокуратурага барам, дип СМС җибәрдем. “Бераз түз инде, мин үзем дә тапшырган сөт акчасын ала алмыйм”, — дип җавап җибәргән. Безнең авылда минем кебекләр тагын бар әле. Хәзер сөтне башка кешегә бирәбез инде”.
Әлеге сөт җыючының кем икәнлеген бу юлы да язмый торам әле, ул үзен таныр да, кешеләрнең хәләл акчаларын илтеп тапшырыр дип өметләнәм.
Безнең халык артык бер катлы дип әйтимме. Ярдәм сорап шалтыратучылардан: “Кулыгызда берәр документ бармы?” — дип сорыйм. “Юк”, — диләр. Үз авылыңныкы яки яхшы белгән кеше булса ярый да. Документсыз суд та яклый алмаячак бит.
Сөттән акча ясарга яратучылар җитәрлек. Бер авылда сөтне бер кеше җыя, аны авыл башында көтеп торучы машинага илтеп тапшыра бу. Тегеләрен тагын кайдадыр көтеп торалар. Кемнәр, кайдан алар, һич очына чыга торган түгел. Бераз саграк, акыллырак булу зыян итмәс иде.
Халыкка иң күп акчаны Кышкар авылында яшәүче Рәхилә Мортазина түли. Гыйнвардан башлап июньгә кадәр 1 литрга 18 сум, июнь–июль айларына 15 сум түләгән. Сөтне ул тапшыр- ган урынга тапшыручы Илфар Шәймуллин 13 сум гына түли.
Иң аз түләүче Венера Гайнетдинова белән сөйләшергә тырышып карадым. Ул “Сезгә бу мәгълүматларны кем бирде!” — дип сорауга җавап түгел, сорау бирде дә, телефонын өзде.
Шушы ук исемлектәге Җәүдәт Әхмәтхановның телефонында музыка уйный. Бәлки ул үзе элемтәгә чыгар?
Кем нәрсәдән канәгать түгел — языгыз, шалтыратыгыз. Таблицадагы мәгълүматларны безгә район башкарма комитетының икътисад бүлеге әзерләп бирде.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Татарстанда дачниклар бакчачылык ширкәтләренең әгъзалык взносларын почтада түли алалар
Республиканың барлык почта бүлекчәләрендә коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) әгъзалык взносларын түләргә мөмкин. Шулай ук түләүне өйдә почтальон аша кертергә мөмкин. Иң мөһиме, СНТ һәм Почта арасында хезмәтләр өчен түләүгә килешү төзелсен. Моннан тыш, почта офисында дачниклар үзләренең бакча участокларында файдалана торган хезмәтләр өчен түләү кертә алалар. Аерым алганда: чүп-чар, электр энергиясе, газ, шулай ук кайбер телевизион һәм интернет-провайдерларның хезмәтләре өчен. Түләү өчен операторга QR-кодлы квитанцияне күрсәтергә кирәк.
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз