Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Җырлы сәфәр
2015 елның 21 августы, җомга
Җырлы сәфәр
Арча мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәте ел әйләнәсе авыл халкы өчен агитбригадалар оештырып җыр–моңнарын бүләк итеп йөри.
Агитбригада үзешчәннәре урып–җыю чорындагы концертларын башлап җибәрде һәм “Курса МТС”ы ширкәтенең Түбән Курса һәм “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтенең Сикертән бригадасы ындыр табагында эшләүчеләр белән очрашты.
Узган ел урып-жыю чорында авыл хужалыгы хезмәтчәннәренә 8 тапкыр концерт куйган агитбригадачылар быел ул санны дистәгә җиткерергә җыена.
Түбән Курсалылар соңгы елларда агитбригада үзешчәннәре белән еш очрашып торса да, аларның һәр килүе биредә бәйрәм. “Шундый матур концерт куйганнары өчен рәхмәт”, — ди ындыр табагы мөдире Фәнзия Сабирҗанова. — Замана алга киткән саен кул хезмәте дә азая. Шуңа күрә хәзер ындыр табакларында да элеккегечә кеше күп түгел. Әйтик, безгә смена саен 4–5 кеше җитә. Иртәдән кичкә кадәр ширкәт эшчеләре килә, төш вакытында һәм кич 2–3 сәгатькә аларны мәктәп укучылары алмаштыра. Ел саен 6 машинист һәм ындыр табагының даими шоферы эшли. Шофер Марат Бакировның хезмәтен аерым мактап үтәсе килә”.
Сикертәнлеләрнең агитбригада моңнарын шактый еллардан соң беренче ишетүләре. “Бүген иртән генә, элек агитбригадалар бар иде, шау-гөр итеп ял биреп китәләр иде, дип, яшьләргә аңлатып, искә алып торган идем. Махсус заказ белән чакырып китергән кебек булды бу, зур рәхмәт”, — дип эшчеләр исеменнән куанычын белдерде 10 ел ындыр табагында киптерү агрегаты операторы булып эшләүче Илһам Мәһдиев. Сикертәнлеләр арыш эшкәртә, сатуга әзерлиләр, басуга чәчүгә чыгаралар. Ындыр табагында 4 механик эшли. Шофер Радик Әсхәтовны ындыр табагы, склад мөдире Алсу Байморатова үзе белеп эшли, аңа әйтәсе дә юк, дип мактады. Алсу ханымның тормыш иптәше Фәрит Байморатов та авыл хуҗалыгында иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе — 12 ел инде ашлык агулауда икән. Хатын-кызлар, мәктәп укучылары, укытучылар, ширкәт эшчеләре намус белән бергәләп эшләгәндә, кайткан ашлык вакытында складларга урнашып бара. Үзешчәннәр куйган концерт аларга илһам бирде, күңелләренә шифа өстәде.
Арча мәдәният идарәсенең автоклубын 15 елдан артык Расих Галимҗанов җитәкли. “Автоклубның эшчәнлеге ел буе дәвам итә, язын һәм урып-җыю чорында авыл хезмәтчәннәре белән очрашсак, кыш көне авылларга концертлар белән чыгабыз. Агитбригада составында мәдәният хезмәткәрләре дә, һәвәскәр үзешчәннәр дә бар”, – ди ул. Җырчы, җирле шагыйрә Факия Шәрәфетдинова агитбригада составында 1975 елдан бирле йөри. Районның Әтнә районы белән бергә чакларын искә төшереп: “Ул елларда берәр атнага чыгып китеп, авылдан авылга кунып йөри идек”, — дип сагынып искә ала.
Хәзер машиналарда җилдереп барып кайтылса да, авыл халкының күңелен күрү, аларның яратып тыңлап утырулары, рәхмәтләре җырчыларга канат куя. Юлда кайтканда инде алар бу якларга киләсе елга тагын килеп чыгачак- ларын күңелләренә сала. Кунакчыл, ачык йөз белән каршы алган җирне кем яратмас?!
Агитбригаданың җыр–моңлы сәфәре дәвам итә.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Татарстанда дачниклар бакчачылык ширкәтләренең әгъзалык взносларын почтада түли алалар
Республиканың барлык почта бүлекчәләрендә коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) әгъзалык взносларын түләргә мөмкин. Шулай ук түләүне өйдә почтальон аша кертергә мөмкин. Иң мөһиме, СНТ һәм Почта арасында хезмәтләр өчен түләүгә килешү төзелсен. Моннан тыш, почта офисында дачниклар үзләренең бакча участокларында файдалана торган хезмәтләр өчен түләү кертә алалар. Аерым алганда: чүп-чар, электр энергиясе, газ, шулай ук кайбер телевизион һәм интернет-провайдерларның хезмәтләре өчен. Түләү өчен операторга QR-кодлы квитанцияне күрсәтергә кирәк.
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз