Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәктәп аларны көтә
2015 елның 21 августы, җомга
Мәктәп аларны көтә
Илебездә 2007 елда башланып киткән әлеге акция ярдәмендә никадәр бала бәхетле мизгелләр кичерде, үзенең яшьтәшләре белән бер дәрәҗәдә булуына куанды. Бүгенге көндә дә дәвам итә ул, киләчәктә тагын бик күп әти–әни, балалар рәхмәтле булыр аңа.
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясендә районыбыз территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр бик теләп катнаша. Баланың йөзендәге шатлык очкыннарын күрүдән дә рәхәт мизгел бармы соң! Районыбызда балаларга мәктәп әсбаплары тутырылган букчалар тапшыру 8 августта башланып киткән иде, кичә соңгылары тапшырылды. Тантаналы рәвештә оештырылган бәйрәмдә быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче 183 бала берсеннән–берсе матур, затлы букчаларга ия булды. Районда бүләккә шатланучы алар гына да түгел — 46 авыр хәлдәге һәм 12 күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 1 нчедән 11 нче сыйныфка кадәрге балалар да өлешсез калмады — аларга мәктәп кирәк–яраклары өләшенде. Мәктәпкә барыр алдыннан саный китсәң, алары гына да шактый суммага җыела бит. Әнә, быел мәктәпкә керүче Азат Сафинның әнисе — 3 бала анасы Миләүшә ханым да шулай ди. “Өч баланы мәктәпкә әзерли башлагач, ничек җиткерербез, дип куркып калдык. Тик шул көннәрдә мәктәптән шалтыратып, улыбызны букча алу тантанасына килергә чакырдылар. Мәктәпкә баруның башы ук шундый игелекле вакыйга белән башланып киткәч, киләчәге дә яхшы булыр. Бу чараны оештыручыларга, анда катнашучы оешмаларга, эшмәкәрләргә, барлык әти–әниләр исеменнән зур рәхмәт. Үзләренең кирәкле булуларын, кадерле икәнлекләрен тойган балаларыбыз илебезнең ышанычлы киләчәге булыр дип өметләнбез”, – диде ул Арчаның 1 нче мәктәбендә узган тантанада. Биредә Арчаның 1, 3 номерлы мәктәпләренә һәм 5 нче гимназиясенә баручы балалар җыелган иде.
Быел акциядә 45 оешма катнашкан. Ел саен әлеге хәйрия акциясендә актив катнашучы “Арча МСО”сы, Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте, “Жилкомбытсервис”, “Теплосервис”, “Арча КСМ”ы, “Энергосервис”, “Мастер дома”, “Тайд–Фойл”, “Айракс”, “Металл”, “Арскпласт”, Арча сөт комбинаты, шәхси эшмәкәрләр А.Әмиров, И.Минхәиров, Р.Фәйзрахманов, И.Хәкимов һ.б. үрнәгендә исемлеккә яңалар өстәлә бара. Ә ЗУЭС турында аерым әйтәсе килә. Ел да дистәләп балага бүләк бирә бу оешма. Тагын шунысы игътибарга лаек — һәр елны үз хезмәткәрләренең беренче сыйныфка барачак балаларына акчалата ярдәм күрсәтә.
Беренче сыйныфка керүчеләр түземсезләнеп Белем бәйрәме җиткәнне көтә. Әлеге букчалар һәм эчендәге уку кирәк–ярак- лары аларга белем иленең серләренә тиз төшенергә, белем дәрьясына курыкмыйча кереп яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итсен иде.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз