Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Һәммәсе дә халык өчен
2015 елның 21 августы, җомга
Һәммәсе дә халык өчен
Быел Арча шәһәрендә Җиңүнең 70 еллыгы паркы, Г. Тукай исемендәге сквер төзелә, тимер юл вокзалы янындагы сквер үзгәртеп корылды.
14 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган паркны һәм Г. Тукай исемендәге китапханәне ачты.
Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәргән Парклар һәм скверлар елы кысаларында үзгәртеп кордылар. Программа кысаларында Татарстанда барысы 143 заманча парк һәм сквер (75е яңадан төзеләчәк, 68ендә нык- лап төзекләндерү үткәрелә) барлыкка киләчәк.
2015 елда “Парклар һәм скверлар” программасын Татарстан Респуб- ликасы бюджетыннан финанслауның гомүми күләме 1 млрд. сум тәшкил итә.
Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча барлык проектлар республика районнарында яшәүчеләр белән тикшерү үтте.
Арча районында Парклар һәм скверлар елы кысаларында Арча шәһәрендә Җиңүнең 70 еллыгы паркы, Г. Тукай исемендәге сквер төзелә, тимер юл вокзалы каршындагы сквер үзгәртеп корылды.
— Әлеге эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 13 млн. 566 мең 930 сум акча бүлеп бирелде, — ди район башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура секторы мөдире Марат Гәрәев. — Билгеле, бу акча гына җитми, әлеге игелекле эшләргә район кешеләре, предприятие- ләр дә үз өлешләрен кертәләр.
Хәзерге вакытта Җиңүнең 70 еллыгы паркында юллар салынды, койма белән әйләндереп алынды. Чәчәклекләр һәм клумбалар ясалды, кече архитектура формалары, эскәмияләр, урналар куелды. Әлеге паркта 4 берәмлек хәрби техника үз урыннарын алды. Биредә балалар спорт мәйданчыкларын эшләп бетерәсе, истәлекле билгеләр һәм монументлар куясы, фонтанны монтажлыйсы калды.
Габдулла Тукай исемендәге скверның территориясен планлаштыру, килү юлларын асфальтлау эшләре башкарылды.
Тимер юл вокзалы каршындагы скверны үзгәртеп кору эшләре төгәлләнде.
2015 елда Арча районында парклар һәм скверлар төзү, үзгәртеп кору буенча программа эшләнде. Югарыда әйтеп үтелгән парк һәм скверлардан тыш, Арча шәһәрендәге яшел зоналар предприятие һәм оешмаларга беркетелде. Аларда да төзекләндерү, чистарту эшләре башкарылды. Безнең редакция коллективы да күп еллар инде, Шаляпин урамындагы балалар мәйданчыгына шефлык итә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Татарстанда дачниклар бакчачылык ширкәтләренең әгъзалык взносларын почтада түли алалар
Республиканың барлык почта бүлекчәләрендә коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) әгъзалык взносларын түләргә мөмкин. Шулай ук түләүне өйдә почтальон аша кертергә мөмкин. Иң мөһиме, СНТ һәм Почта арасында хезмәтләр өчен түләүгә килешү төзелсен. Моннан тыш, почта офисында дачниклар үзләренең бакча участокларында файдалана торган хезмәтләр өчен түләү кертә алалар. Аерым алганда: чүп-чар, электр энергиясе, газ, шулай ук кайбер телевизион һәм интернет-провайдерларның хезмәтләре өчен. Түләү өчен операторга QR-кодлы квитанцияне күрсәтергә кирәк.
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз