Саннар һәм фактлар

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Саннар һәм фактлар
– Районда 91 гомуми белем учреждениесендә 5343 бала укый, 54 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 2200 бала тәрбияләнә.
– 2015 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын 208 чыгарылыш сыйныф укучысы уңышлы тапшырды, 100 процент укучы өлгергәнлек аттестаты алды.
– Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручылардан 80нән югарырак баллар җыючылар саны 2014 елда 15,5 булса, быел 25,96 процент.
– Медаль алучылар саны 2014 елда 42 (15,5 процент) булса, быел 34 (16,3 процент).
– 2015 елда 1 мең 300 бала ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту шифаханәләрендә, лагерьларда булдылар, үзләренә файдалы шөгыль таптылар.
– Укучыларның 98 проценты өстәмә белем ала.
– 2009 елдан чыгарылыш кичәсе көнне шәһәр паркының “Йолдызлар аллеясы”на йолдызлар исемнәрен өстәү матур гадәткә керде. Бүген анда иң лаеклы һәм сәләтле 18 “йолдызы” бар.
– 2 кеше әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге премия лауреаты булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International