Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алдыбызда зур бурычлар тора
2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Алдыбызда зур бурычлар тора
Гомуми урта белем бирүнең яңа буын белем стандартларына күчү чорында укытучылар алдында җаваплы һәм җитди бурычлар тора.
Әлбәттә, аларның иң беренчесе – татар теле һәм әдәбиятын бүген инде 5нче сыйныфтан алып әлеге стандарт таләпләреннән чыгып укыту. Сүз дә юк, без укытучыларга тиешле ярдәмне күрсәтеп торачакбыз. Укытучыларның 87 проценты шушы юнәлештәге курсларда белем алып кайтты.
Шулай да барлык татар мәктәпләрендә татар балалары туган телдә белем алуга карамастан, туган телдә белем алу район буенча 63,91 процент. Бу проблема шәһәр мәктәп- ләрендә татар балаларының рус сыйныфларында укуы белән бәйле. Аны хәл итү өчен укучыларны төркемнәргә бүлгәндә, татар баласының татар төркемендә белем алуын мәҗбүри итеп куярга кирәк, шулай ук район үзәгендә урнашкан мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачу да татар телен үстерүнең бер юлы булып тора.
Яңа уку елында балалар бакчаларында һәм барлык рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә үз телебезне камил өйрәтүне, балаларга татар телендә тәрбия бирүне, милли үзаңга көчле тәэсир ясый торган сыйныфтан тыш чаралар системасы булдыруны үзебезгә бурыч итеп куярга тиешбез. Әлеге максатларга бары тик балалар бакчалары һәм мәктәп җитәкчеләре чараларны ике дәүләт телендә үткәрүне таләп итеп куйганда, үзләре балаларны саф татар телендә сәламләгәндә генә ирешергә мөмкин. Тормышта үз урыннарын табарлык егетләр-кызлар үстерәбез дибез икән, баланы бакчадан ук үз ана телендә аралашырга, саф татар телендә җавап бирергә өйрәтергә һәм күнектерергә кирәк.
Район мәктәпләре сәләтле балаларны ачыклау һәм кызыксындыру буенча да уңышлы эшләп килә. Шуңа карамастан, моны камилләштерергә, сәләтле укучылар белән эшләүне район кысаларында гына калдырмыйча, республикада, Россия төбәкләрендәге югары уку йортлары белән элемтәләр оештырып, укучыларны төрле чараларда, конкурс-ярышларда актив катнаштыруны максат итеп куярга кирәк.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан муниципалитетларның һәм белем бирү оешмаларының тәрбия юнәлешендәге эшчәнлегенә бәяләү үткәрелде. Безгә мәктәп- ләрдә тәрбия эшен тагын да көчәйтергә, мәктәп укучысының сәламәтлеген саклауга, ныгытуга юнәлдерелгән массакүләм спорт чараларының һәм профилактикалау проектларының нәтиҗәлелеген яхшыртырга кирәк. Безнең районыбызда моның өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Гомумән алганда, мәгариф системасы эшчәнлеге уңай үзгәрешләр кичерә. Шул ук вакытта проблемалар да юк түгел. Белем бирү сыйфаты югары дәрәҗәгә күтәрелсен өчен безгә зур көч куярга кирәк.
Укытучыларны белем бәйрәме һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм, аларга эшләрендә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхете телим. Фикер һәм талант чишмәгез беркайчан да саекмасын.
Зөлфәт Дәүләтбаев,
район мәгариф идарәсе җитәкчесе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгърифәттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр:
– Абдуллин Марс Миннехан улы – Сеҗе төп гомумбелем мәктәбе директоры;
– Гыйлаҗиева Лилия Фатыйх кызы – Арчаның бишенче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
– Сәхбиев Таһир Зөлфәт улы – Арчаның Валентин Ежков исемендәге беренче урта гомумбелем мәктәбе физкультура укытучысы;
Сафиуллин Илшат Рашат улы – мәгариф идарәсе методисты;
– Яхин Айдар Үзбәк улы – Укучылар сараеның өстәмә белем бирү педагогы.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:
– Абдульманова Миләүшә Азат кызы – Арча педагогика көллиятенең музыка укытучысы;
– Гарифуллина Илисә Равил кызы – Иске Чуриле урта гомумбелем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
– Галәветдинова Ләлә Фәрит кызы – Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
– Гаянова Эльмира Нариман кызы – Арча агросәнәгать көллияте укытучысы;
– Гафурова Гөлнара Марс кызы – Арча агросәнәгать көллияте укытучысы;
– Исхакова Фәния Шәрип кызы – Казанбаш төп гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
– Камалиева Мәүҗидә Миннәхмәт кызы – Ташкичү төп гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
– Кондратенко Резеда Наил кызы – Арчаның икенче урта гомумбелем мәктәбе география укытучысы;
– Косарева Любовь Трофимовна – Арчаның беренче балалар бакчасы тәрбиячесе;
– Низамова Рузалия Гаяз кызы – Арчаның сигезенче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе;
– Төхвәтуллина Ләйлә Рәүф кызы – Яңа Кенәр урта гомумбелем мәктәбенең математика укытучысы;
– Төхвәтуллина Әлфия Госман кызы – Арча педагогика көллиятенең татар теле укытучысы;
– Фәхриева Эльвира Илгизәр кызы – Арча педагогика көллиятенең музыка укытучысы;
– Шиһапова Клара Хадит кызы – Арчаның бишенче балалар бакчасы тәрбиячесе;
– Шәймәрданова Тәнзилә Идрис кызы – Лесхоз урта гомумбелем мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
– Мостафина Эльвира Габделхәй кызы – Арча педагогика көллиятенең инглиз теле укытучысы;
– Салихова Ләйлә Илфат кызы – Арча педагогика көллиятенең музыка укытучысы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз